22 сентябрь көнне Актанышта милли көрәш буенча Марсил Гыйләев истәлегенә багышланган турнир узачак. Бәйгеләрдә 1995 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге мәктәп һәм ПЛ-80 укучылары очраша. Келәмдә яшь көрәшчеләр 28, 30, 32, 36, 40, 43, 46, 50, 55, 60, 65, 70кг һәм аннан зуррак үлчәү авырлыгында көч сынашачак.
Турнир “Иман” спорт комплексында үтәчәк, мандат комиссиясе узу, үлчәнү вакыты иртәнге сәг.8.00гә, җирәбә салу сәг.9.00га тәгаенләнгән.