Э.Фәттахов: Актаныш – ул зур шәһәр түгел, авыл. Анда җинаятьчеләрне, тәртип бозучыларны тоту ул кадәр катлаулы эш булырга тиеш түгел

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе

17 сентябрь көнне район башлыгы җитәкчелегендә район Башкарма комитеты бүлек башлыклары, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

Бурдан кала, уттан  - юк

103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесенең урынбасары М.Зарипов хәбәр итүенчә, атна дәвамында 6 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Шулардан аеруча күңелгә тигәне - Теләкәй авылында яшәүче Әминовлар йортында соңгы өч елда икенче янгын очрагы чыккан. Ике ел элек ут белән шаярып, кечкенә балалары иске һәм яңа мунчаларын яндырган булсалар, бу юлы өй эчендә мебельгә ут салганнар. Бәхеткә, балалар үзләре тышка чыга алган, сәламәтлекләренә зыян килмәгән. Өй эчен чолгаган утны янгын сүндерүчеләр туктаткан. М.Зарипов, һәр җирлекнең үз гидранты булдырылып, ул мәктәп яки клуб каршында урнаштырылып,  янгынга каршы әзерлек эшләре тиешле дәрәҗәдә оештырылсын иде, дигән таләбен куйды: “Без сезнең белән 30 октябрьгә кадәр зуррак авылларга 2, кечерәк авылларга 1 янгын краны куярга дип сөйләшкән идек. Бу хакта сүз башлаган саен, безнең әзерлек оештырылган, дигән җавап ишетәбез. Әмма, төрле җирлектә төрле урынга урнаштырылган 15ле, 25ле кранга ышанып утыру – ахыр чиктә, бу мәсьәләгә салкын караш, дигән сүз”,- дип белдерде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек башлыгы урынбасары И.Сәрвәров узган атнада теркәлгән хәбәрләр хакында мәгълүмат бирде. 8 – 15 сентябрь көннәрендә барысы 63 хәбәр теркәлгән. Шуларның 7се – юл-транспорт һәлакәте һәм 31 административ хокук бозу очрагы.

Район башлыгы Актаныш эчке эшләр бүлеген кискен тәнкыйть утына тотты: “Җинаятьләр ачылмый, бүлек таркалып бара. Актаныш – ул зур шәһәр түгел, авыл. Анда җинаятьчеләрне, тәртип бозучыларны тоту ул кадәр катлаулы эш булырга тиеш түгел”,- диде Э.Фәттахов.

 

Эчәбезме?!..

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.Гыйләева 2012 елның январь-август айларында алкогольле эчемлекләр сату динамикасы белән таныштырды. Бу елның 8 аенда район күләмендә 40,5 мең дал алкогольле эчемлекләр  сатылган. Узган елга карата ул 2%ка кимеп, 99% тәшкил итә. Шуның 33,4мең дал – Татарстанда җитештерелгән, читтән 7,2 мең дал кертеп сатылган. 12 авыл җирлегендә сату күләме арткан. Бу күрсәткеч 6 җирлектә -  Иске Байсар, Такталачык, Иске Богады, Актанышбаш, Яңа Әлем, Аешта    112 - 189% ка кадәр. Тат. Ямалы, Тат Суыксу, Актаныш, Әтәс, Күҗәкә, Аккүз, Мәсәде авылларында исерткеч эчемлекләр сатуны 1-5 %ка кадәр киметкәннәр,  тагын 7 авыл – Кәзкәй, Пучы, Иске Сәфәр, Иске Айман, Иске Кормаш, Усы һәм Уразай җирлекләрендә мондый төр сәүдәне  36 % ка кадәр киметкәннәр.

Район буенча караганда, җан башына сатылган алкоголь эчемлекләр уртача 12.8 л туры килә.

Ел башыннан районда эчкән хәлдә кылынган 35 җинаять теркәлгән, дөрес, әлеге күрсәткеч 2011 елда  42 очракны тәшкил иткән. Әмма, шул ук вакытта, күрше Сарман районында - 11, Минзәләдә – 10, Мөслимдә 15 очрак теркәлгән – аерманың дәрәҗәсе сүзсез дә аңлашыла.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан территориаль идарәсе Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Л.Хафизова сүзләренә караганда, ел башыннан 8 айда 24 агулану очрагы теркәлгән, шуның  14 – алкогольле эчемлек күп кулланудан. 1 кеше исә алкоголь күп кулланудан үлгән.  “Узган атнада районда эпидемиологик хәл тыныч булды, әмма кимерүчеләр сезоны башлану чоры җитте. Һәр оешма-предприятиедә профилактика чаралар оештыру зарур. Грипп сезонына әзерлек башларга вакыт – балалар учреждениеләрендә эшләүчеләр, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләренә прививкалар ясату кирәк”, - дип кисәтте Луиза Мәхьян кызы.

Малларга да җылы кирәк, терлекчеләргә дә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Харисов басу-кырларда һәм терлекчелек тармагында бүген алып барылган эшләр белән таныштырды. Кырларда соңгы гектарларда терлек азыгы җыеп алу төгәлләнеп килә. 680 га мәйданда кукуруза культурасын җыясы калды. “Җирне төп эшкәртүдә проблемалар бар, эшне тизләтү кирәк. Терлекчелек тармагында булган проблемаларны  узган 24 форма киңәшмәсендә дә күтәргән идек.  Бүген дә җәйге лагерьлардан терлекләре кайтмаган хуҗалыклар бар: “Нива” ҖЧҖ нең Чөгәнә, “Нур” хуҗалыгының Уразай, “Ташкын”, “Алга”, “Эконом” ҖЧҖнең Югары Яхшый,”Әнәк” агрофирмасының Әтәс бүлекчәләре,һ.б. Бу күренеш сөт продукциясенең кимүенә китерә. Узган елга караганда, район күләмендә сөт җитештерү 7 центнерга артыграк булса да, аерым хуҗалыкларда сөт җитештерү кими бара”,- дип сөйләде Дәниф Харис улы.

Узган атнада Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәсе оештырылды. Анда Актаныш районы хуҗлыклары да катнашты. Әлеге чара дәвамлы булачак, киләчәктә оештыру эшләренә җитдирәк якын килсәгез иде,  дип мөрәҗәгать итте хуҗалык җитәкчеләренә Д.Харисов: ”Бар документларыгыз тәртипкә китереп бетерелгән, һәр төр продукциягезгә тиешле кәгазьләрегез, справкаларыгыз булсын. Һәр сату ноктасының элмә тактасы ерактан ук халыкны үзенә чакырып торсын”,- диде ул. 30 сентябрьдә исә , өлкәннәр декадасы башланыр алдыннан, Актаныш һәм Пучы авылларында традицион район  ярминкәсе узачак. Хуҗалыклар сатуга терлек ите, хакимият бинасы янәшәсендәге машиналар кую урынында тере терлек, борчак, бодай, арпа, солы, арыш культуралары, фураж оны, печән, салам, тирес, кәбестә, бәрәңге чыгарачак.

Төзелеш, җир, керем...

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Гарипов 8 ай дәвамында районда башкарылган төзелеш эшләре, күләме, ел ахырына кадәр төгәлләнәсе төзелеш объектлары һәм киләсе елларга планнар хакында мәгълүмат бирде.  

Актаныш муниципаль районында бюджетның керем үтәлеше турында финанс-бюджет Палатасы рәисе К.Каюмова белешмә бирде.

Су астында калучы җирләр кадастр исәбенә алынмаган булган. Бүген бу юнәлештә хәрәкәт  бара. 16 мең га җир исәпкә алынган. Бу хакта җир һәм мөлкәт Палатасы рәисе вазыйфасын башкаручы Л.Сираева белдерде. “Безнең иң зур байлык – җир. Җирдән файдалана икән – кеше аны я шәхсиләштерергә, я налог түләргә тиеш. Хуҗалыкларның җирләрен паспортлаштыру юнәлешендә эш барсын”, - дип ассызыклады район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International