13-16 сентябрь көннәрендә Казанда 2000 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге кыз-малайлар арасында өстәл теннисы буенча “Татарстан Республикасы өметләре” («Надежды Республики Татарстан») турниры узды. Ярышта республиканың 18 районыннан һәм Казан шәһәреннән 205 спортчы катнашты. Актаныш БЯСМнән остазлары Б.Солтанов җитәкчелегендә 4 спортчы катнашып, җиңү яулап кайттылар:
- авыл һәм шәһәр районнары командалары арасында 2003 елгы малайлар төркемендә М.Солтанов Татарстан чемпионы исеменә ия булды,
- шәһәр районнары командалары арасында 2003 елгы кызлар төркемендә С.Шәйхразиева II урынны, авыл районнары командалары арасында исә 2 урынны яулады,
- авыл районнары командалары арасында 2003 елгы малайлар төркемендә И.Сәрвәров III, Р.Фазлыев IV урынга лаек булдылар.
Котлыйбыз!
.jpg)