Халык сәламәтлеге сагында

2012 елның 15 сентябре, шимбә

Илдә санитария эпидемиологик хәлнең иң кискен бер чорында – 1922 елның 15 сентябрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советының “Республика санитария органнары турында”гы декретка кул куела.

Бу дата Дәүләт санитария хезмәтенең рәсми көне буларак тарихка кереп кала һәм билгеләп үтелә. Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов районыбыз санитария хезмәткәрләренә бәйрәм котлавын юллады.

“Хөрмәтле санитария хезмәткәрләре, ветераннарыбыз!

Сезне Актаныш муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән санитария хезмәте оешуга 90 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

90 еллык тарихы булган оешма, нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, хезмәт юлын халык сәламәтлеген саклауга багышлап, күпме авыруларны кисәтеп, кабул иткән Гиппократ антына тугры калып, хезмәт куюыгыз, буыннар эстафетасын лаеклы дәвам итеп, тупланган бердәм коллектив булып, максатчан эш оештыруыгыз , бу җаваплы һәм кирәк хезмәтне олы тырышлык белән башкаруыгыз ихтирамга лаек.

Хөрмәтле санитария хезмәткәрләре, ветераннар!

Күңелле бәйрәм көнегездә иң изге теләкләр: яшәгән йорт-җиребез имин, халкыбыз сау-сәламәт булсын, сезгә гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, эшләрегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

Зур ихтирам белән, Актаныш районы хакимият башлыгы Э.Н.Фәттахов”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International