Сентябрьнең өченче якшәмбесе көнендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел әлеге дата 16 сентябрьгә туры килә.
Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов Актаныш урман хуҗалыгы оешмасы хезмәткәрләренә ихлас котлавын ирештерде.
“Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Туган ягыбыз табигатен, урманнарыбызны саклау һәм үстерүдә, киңәйтүдә Сез биниһая көч һәм хезмәт куясыз. Үз эшегезне яратып, белеп һәм намус белән башкарасыз. Сезгә бәйрәмегез көнендә нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, эшегездә уңышлар телим.
Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов”.