Яшь белгечләр өчен социаль ипотека — тораклы булуга бер адым

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Яшь белгечләр социаль ипотека программасы нигезендә алган фатирның 10%ын дәүләт күтәрә – димәк, безнең яшь укытучылар моннан файдаланып калырга ашыгырга тиеш. Мөрәҗәгать итүчеләр аз икән – аның хакында белүчеләр аз дигән сүз , яки, тиешле дәрәҗәдә мәгълүмат бирелми. Хәрәкәт кирәк”,- дип белдерде район башлыгы 17 сентябрь көнне узган атналык киңәшмәдә.  Яшь белгечләрне социаль ипотека программасы нигезендә тораклы итү юнәлешендә, ТР Президенты каршындагы коммерцияле булмаган Дәүләт торак фондының  Актаныш районы буенча белгече С.Шәехова узган атнада районнан барысы 19 кешегә җыеп тапшырыласы документлар исемлеге бирелгәнлеген хәбәр итте.

Атналык киңәшмә Актаныш муниципаль район башлыгы җитәкчелегендә  район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән үтте. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

Ярминкәләр гөрли, ярминкәләр...

22 сентябрь көнне мәктәпләрнең җәй дәвамында мәктәп яны бакчаларында үстергән яшелчәләрен сату ярминкәсе оештырыла. Моңарчы ярминкә район хуҗалыклары  белән беррәттән оештырыла иде, быел беренче мәртәбә халыкның яшелчә - җиләк-җимешкә ихтыяҗын канәгатьләндерү һәм мәктәпләрнең икътисадый ягын кайгырту максатыннан, ярминкә фәкать мәктәпләр көче белән генә уздырыла.

Авыруның хәлен камера аша

Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы А.Хаев сүзләренә караганда, реанимация бүлегендә ТР сәламәтлекне саклау министрлыгы тарафыннан видеокамера урнаштырылган – авыруның хәле, аңа күрсәтелүче ярдәм белән турыдан-туры баш табибка һәм министрлыкның ситуацион үзәгендә танышып барырга мөмкинлек тудырылган. Тагын 12 урынга камера урнаштыру өчен әзерлек бара. Алары үзәк хастаханә тарафыннан финансланачак. Бүгеннән район үзәк хастаханәсендә яшь белгеч – хирург хезмәт күрсәтә башлый.

Спорт һәм без

Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.Иманаев физкультура һәм спорт хезмәткәрләренең конференциясен 20 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим итте. Сайлап алу ярышлары рәвешендә 21 сентябрь көнне йөзү ярышлары, 22 сентябрьдә – “Татарстан яшьләре” газетасы призына көрәш ярышлары узачак. 23 сентябрьдә исә – бөтенрәсәй милли кросс көне. А.Иманаев, шулай ук, атна дәвамында республика күләмендә узган ярышлар нәтиҗәләре белән таныштырды.

Олы кеше – солы төше

1 октябрьдән өлкәннәр ункөнлеге башлана. Декада дәвамында оештырылачак чаралар планы булдырылып, инде социаль хезмәткәрләр тарафыннан аңа әзерлек башланды. 17 сентябрьдән компьютерда эшләргә өйрәнергә теләүче өлкәннәрнең укулары башлана. Барысы 65 кеше авыл мәктәпләре һәм 80 санлы һөнәри лицей базасында курсларда белем алачак. Бу хакта халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ә.Гайнуллин белдерде.

 Туган ягым - яшел бишек булсын, дисәң

Актанышны матурлау,күркәмләндерү максатында көзен дамба буендагы тау битенә агачлар утырту ниятләнә. Актаныш җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе М.Әмирханов сүзләренә караганда,  каен  һәм өянке агачларына заказ бирелгән. “Һәр оешмага аерым бер кишәрлек бүлеп бирелеп, аның эшчәнлегенә соңыннан бәя бирерлек итеп оештырабыз эшне”,- дип белдерде М.Әмирханов.

Тиз эшлә, җитез эшлә

Электрон документ йөреше, халыкка электрон хезмәт күрсәтү – бүген тормыш шуны таләп итә. Документларны, рәсми кәгазьләрне  электрон рәвештә эшләү – мәсьәләләрне кичекмичә, тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирә. “Әле кайчан гына безнең өчен ят һәм кул җитмәс кебек тоелган бу яңалык бүген тормышка үтеп керде. Бар хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыкларына үзләре белән йөртер, мөмкинлек чыгуга ук, документлар белән танышу һәм аларны карап җибәрү өчен бүген үз iPodларын булдыру кирәк. Оешмаларга мөрәҗәгать иткәндә, район халкы үзләре белән кочак-кочак кәгазь йөртмәсен, төп исемлектә күрсәтелгән 19 документтан тыш, берни дә таләп итмәскә тиешсез”, - дип белдерде район башлыгы, киңәшмәне йомгаклап,  җитәкчеләргә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International