“Милләтләр кроссы – 2012” быел ил күләмендә 23 сентябрьгә билгеләнде. Россия Федерациясенең бар шәһәр, районнарында уздырылып, анда 300 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Теләге булган һәр граждан, ничә яшьтә булуына карамастан, бөтенрәсәй массакүләм йөгерүдә катнаша ала.