ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2012 ел
якшәмбе
Бу көннәр бәйрәм алды чараларына аеруча бай. 29 декабрь көнне Татар Суыксу җирлегендә реконструкциядән соң 20 урынга исәпләнгән табиблык амбулаториясе һәм Актаныш авылында яңа нотариаль контора ачылды.

“Аҗдаһа елы үтмәде,

Дөньялар да бетмәде,

Андый имеш-мимешләрне

Еланнан да көтмәле”, дип исемләнгән бәйгедә бүген Актанышның Үзәк чыршысы янында оешма – предприятиеләрдән барысы 11 команда үзара көч сынашты.


29
декабрь, 2012 ел
шимбә

Яңа ел бәйрәмнәрендә җигүле атларның кыңгыраулар чыңлатып урам әйләнүләре инде традициягә әверелгән. Кыш бабай, Кар кызын һәм аларның дусларын төягән атлар чыгышын халык та көтеп ала. Кичә Актанышның Үзәк чыршы урнашкан мәйданы җыр-биюләр, күпсанлы Кыш бабай һәм Кар кызларының бәйрәм котлауларыннан яңгырап торды. Монда ук әлеге атларга бәя дә бирелде.


28
декабрь, 2012 ел
җомга

Райондашларыбызны Яңа ел бәйрәмнәрендә күп кызыклы чаралар, уен-тамашалар, яңалыклар көтә.


27
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

27 декабрь көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында даими оештырылучы киңәшмәнең чираттагысы узды. Киңәшмә кысаларында ук Актаныш муниципаль районы антитеррор комиссиясе утырышы да үтте.

Актаныш муниципаль районыннан уку алдынгылары, төрле бәйге, олимпиадаларда җиңүчеләр, инвалид яки ятим балалар – барысы 28 укучы кичә Татарстан Республикасы Президенты белән очрашты, аның Яңа ел котлавын кабул итеп алдылар. “Татнефть-арена” боз сараенда традицион Яңа ел тамашасы - Татарстанның төп чыршы бәйрәме 7,5 меңләп тамашачыны үзенә җыйган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.


26
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

2012 елның санаулы гына көннәре калды. Нәкъ бер ел элек аны зур хыяллар, якты өметләр белән каршылаган идек. Ничек үтте соң ул 2012 ел? Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаевның  мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуы шушы сораудан башланды.


20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Актаныш гуманитар гимназиясенә 19 декабрь көнне   Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев килде.
Бүген район Советы утырышлар залында Актаныш муниципаль район Советы егерме дүртенче утырышы үтте. Утырышта икенче укылышта Актаныш муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 елларга планлаштырылган чорга бюджеты тәкъдим ителде.
Ел ахырында артка борылып карап, үткәннәргә бер йомгак ясый, нәтиҗә чыгаралар, алдагы көнгә бурыч – максатларны билгелиләр. “ТР Актаныш муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбе” укучылары бу уку елының шушы  чоры аралыгында нинди яңа һөнәрләр үзләштерүләрен, осталыкларын арттыруларын кичә район мәдәният сарае сәхнәсендә,  сәнгать мәктәбенең иҗат концертында күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International