Гимназиядә кунакта — Разил Вәлиев

2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе
Актаныш гуманитар гимназиясенә 19 декабрь көнне   Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев килде. Ул 7-9 нчы сыйныф  укучылары белән очрашты, милләтебез, телебез, мәдәниятебезне саклап калуда гимназиянең роле, алга куелган максатлар турында сөйләде, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, шулай ук, мәктәпкә китаплар бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International