ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы кысаларында Актаныш муниципаль районының “Игелек үзәге” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе инвалид балалар арасында “Минем әнием” дип исемләнгән бәйге оештырган иде. Әлеге бәйгедә  мөмкинлеге чикләнгән  26 бала катнашты.

ТР укучыларының IX кышкы Спартакиадасы кысаларында 14-16 декабрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 1996-98 елгы кызлар арасында хоккей уеннары узды. Ярышларда 9 команда көч сынашты.


18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Россия Федерациясендә гражданлык хәле актларын теркәү Органнары оешуга 95 ел тулу уңаеннан, Актанышта тантаналы чара узды.

17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

 

17 декабрь көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район Советы, башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән традицион киңәшмә узды.  Анда узган атна дәвамында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, бүлек җитәкчеләре үз тармакларында башкарылган эшкә анализ бирделәр, алдагы чорга үткәреләсе чаралар тәгаенләнде, планнар билгеләнде.


14
декабрь, 2012 ел
җомга

 

13 декабрь көнне Актаныш муниципаль район Советының утырышлар залында 2013 елның бюджеты буенча Халык тынлаулары узды. Чараны район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев алып барды.

  "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идеяләр" VIII Республика бәйгесенең  "Мәгарифтәге инновацияләр" номинациясендә Актаныш гуманитар гимназия-интернатының "Мирасыбыз" интернет-порталы җиңүче дип табылды.


13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов бүген атналык ялын бүлеп, Актаныш муниципаль район мәгариф идарәсе һәм методик үзәге хезмәткәрләре, мәктәп директорлары белән очрашты. Республикада мәгариф тармагы торышы, алып барылган эшчәнлек, яңалыклар турында сөйләде, мәктәпләрдәге проблемалар, аларны  хәл итү юллары хакында укытучылар белән фикер алышты.

Чернобыль атом-электр станциясендә реактор китергән бәла-казаны юкка чыгару эшендә катнашкан  Теләкәй җирлеге кешесе Марат Яхинга 12 декабрь көнне  яңа йорт ачкычы  тапшырылды. Чарада район Советы рәисе урынбасары И.Барыев та катнашты.

12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Инвалидлар ункөнлеген Актаныш районында быел инде 13 нче мәртәбә үткәрелүче Игелек марафоны белән йомгакладылар.

10
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

8 декабрь көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район Башкарма комитеты бүлек башлыклары, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International