ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Актаныш районына эшлекле сәфәр белән ТР дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев килү татар милләтенең үсеш стратегиясенә бәйле көнүзәк мәсьәләләрне райондагы эш тәҗрибәсе аша ачыкларга мөмкинлек бирде. Актаныш милли гореф-гадәтләрне, татарлыкны саклап яшәүче районнарның берсе буларак, әлеге эшлекле очрашуның нәкъ менә Актанышта узуы, районда эшләп килүче татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, муниципаль театрның, татар гимназиясенең, технологик техникумның яңа күтәрелеш алуы өчен дә бик тә мөһим булды.

Нәтиҗәләр буенча, “Татнефть” гарнтларына лаек булучылар арасында  биш райондашыбыз да бар.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш,  Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль  бүлеге хәбәр итә:

"Торак-коммуналь хуҗалыгында сезнең хокукларыгыз - үзегезне якларга өйрәнегез" проектын тормышка ашыру кысаларында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарга аларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү эшен оештыру максатыннан, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Мөслим, Минзәлә һәм Актаныш районнарында яшәүчеләргә видеоконференция форматында консультация бирә. Видеоконференцэлемтә режимында консультация 2020 елның 18 июнендә 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Идарә бинасында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30 йорт.

Алдан язылу 16 июньгә кадәр, райондагы территориаль бүлегенең  3-09-62 телефон  аша.

Бүген Актаныш районы мәгариф бүлегенә дә кайтты Гомәр белән Гөлбикәләр. Алар райондагы һәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә таратылачак.

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасының Лаеш районында (Олы Кабан авылы янында) узачак «Кыр көне-2020» күргәзмәсенә әзерләнәләр. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы тармагының «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.

20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.

 ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев 10 июнь көнне Актанышка килеп, районның милли мәгариф һәм мәдәният юнәлешендәге эшчәнлеге белән таныштылар. Сәфәр кысаларында башкала кунаклары Актаныш технология техникумының материаль-техник базасы, аның бүгенге мөмкинлекләре белән таныштылар.

9 июнь көнне оештырылган брифинг үз эченә ата-аналарны борчыган  иң актуаль сорауларны алган иде. Мәктәпләрдә  балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру, быел хезмәт һәм ял лагерьларының үзенчәлекләре  буенча төп чыгышны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Ләйсән Фоат кызы Нурлыева ясады.  


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Актаныш районына оештырылган  эшлекле сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов “Әнәк” агрофирмасы базасында сафка басып килүче элеваторда булып,  агрофирманың эшчәнлеге белән танышты.

ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин тарафыннан имзаланган дәрәҗәле дәүләт бүләген Энгель Нәвап улына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International