Актаныш районы балалар бакчаларына Гомәр һәм Гөлбикә исемле интерактив курчаклар кайтты

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Тиздән Татарстанда  исәпләнгән ике меңнән артык  балалар бакчасының һәрберсе  Гомәр белән Гөлбикә исемле интерактив курчакларга ия булачак.  Республика бюджетыннан бу максатларда 7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Бүген Актаныш районы мәгариф бүлегенә дә кайтты Гомәр белән Гөлбикәләр. Алар райондагы һәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә таратылачак.

Әлеге курчакларның башлангычы   Питрәчтә яшәүче һөнәрче Эльза Хөснетдиновага барып тоташа. Нәкъ менә Эльза ханым беренчеләрдән булып татарча курчаклар тәкъдим иткән иде. Бу курчакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады.

Быел Республиканың мәдәният министрлыгы бу курчакларны күпләп җитештереп, балалар бакчаларына таратырга булган. Курчакларны ясау буенча тендерны Киров өлкәсендәге уенчык фабрикасы откан. Татарча сөйләшә торган Гөлбикә белән Гомәр исемле курчаклар коңгырт чәчле, көрән күзле, 40-43 сантиметр озынлыкта, сөйләшә торган җайланма белән тәэмин ителгән, милли киемнән. Курчакларның ыштаннары озын, кызның башында ак яулык, егеттә – түбәтәй, камзул. Бер курчак 40ка якын җөмлә әйтә.  Курчакларны балалар үзләре тавышландыра. Бу да сабыйларга якынрак булыр өчен эшләнгән. Курчаклар исәнләшергә, саубуллашырга өйрәтә. Төрле уеннар, җырлар, такмаклар белән таныштыра. Төсләрне, һөнәрләрне, милли ризыкларны белергә ярдәм итә. Татар мәкальләрен әйтә. Уенчыклар экологик чиста материалдан эшләнгән. Шуңа да бәяләре дә арзан түгел икән. Бер курчакны җитештерү 1700 сумга төшә.   Бу курчакларның дизайны, макеты, киемнәренә карата таләпләр – барысы да энәсеннән җебенә кадәр җитди уйланылган. Кызның альяпкычлары да чигүле. Максат – курчакларны сыйфатлы һәм файдалы итү иде. Киләчәктә бу проектны дәвам итәргә телибез. Курчакларны тагын да күбрәк күләмдә җитештерергә теләк бар”, – ди Алсу Мифтахова. Аның фикеренчә курчаклар гына татар теленә өйрәтә алмый, алар тәрбиячеләрне дә алыштырмый. Шулай да татар теленә өйрәтә торган инструмент буларак аларның файдасы бар. “Бала ишеткәнен истә калдыра, кабатлый. Шуңа да татарча сөйләшә торган курчакларның нәтиҗәсе булыр, дип уйлыйбыз”, – ди Алсу Мифтахова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International