Бүген Актаныш районына оештырылган эшлекле сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов “Әнәк” агрофирмасы базасында сафка басып килүче элеваторда булып, агрофирманың эшчәнлеге белән танышты. Районда әйдәп баручы җәмгыятьләр сафын җитәкләгән агрофирманың эш алымнары, хезмәт нәтиҗәләре белән Марат Готыф улын “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев таныштырды.