ТӘБРИК ИТӘБЕЗ: Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2020 елның 9 июне, сишәмбе

ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин тарафыннан имзаланган дәрәҗәле дәүләт бүләген Энгель Нәвап улына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.

“Актаныш муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешегезне югары бәяләп, бу өлкәдә куйган күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Республикада олы җаваплылык белән башкарган күркәм гамәлләрегез, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарыгыздагы эшчәнлегегез олы ихтирамга лаек. Туган җиребезгә, тарихи тамырларыбызга тугры булып, Сенз тирән белемегез белән хезмәттәшләрегез һәм республика халкы алдында хөрмәт казандыгыз. Сезгә хас хезмәт сөючәнлек,  яңалыкка омтылу, куйган максатларга ирешү кебек асыл сыйфатлар – уңышларыгызның нигезе”, - диелгән Рәхмәт хатында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International