Актаныш технология техникумы ТР Дәүләт Советы депутатларын кабул итте

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

 ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев 10 июнь көнне Актанышка килеп, районның милли мәгариф һәм мәдәният юнәлешендәге эшчәнлеге белән таныштылар. Сәфәр кысаларында башкала кунаклары Актаныш технология техникумының материаль-техник базасы, аның бүгенге мөмкинлекләре белән таныштылар. Ресурс үзәк статусын алган уку йорты Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагын кадрлар белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Аеруча соңгы елларда техникум базасы зур үзгәрешләр кичерә:  ныклы техник база, заманча җиһазланыш, яңа һөнәрләр. Шунысы да игътибарга лаек,  техникум  WorldSkills стандартларына нигезләнеп студентларга белем һәм күнекмә бирә. Бу исә  хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү юнәлешендә мөһим адым булып тора. 2019 елдан уку йорты базасында гамәлләштерелә башлаган күрсәтмә имтиханнарның нигезендә дә WorldSkills стандартлары ята. Актаныштагы ресурс үзәк бу нисбәттән база итеп алынган. Билгеле, мондый үзәкләр махсуслашкан мәйданчыклар, заманча технологик җиһазлар белән җиһазландырылган булырга тиеш. Бүгенге көндә Актаныш техникумының тулы әзерлек базасы бар. Имтиханны уңышлы тапшыручыларга исә компетенцияләр паспорты (Skills Passport) тапшырыла. Мондый паспорт дипломга әһәмиятле өстәмә булып кына калмый, эш бирүчеләрнең төп игътибарын да җәлеп итә. Шунысы сөенечле, чыгарылыш студентларының 90%ка якыны хезмәт юлыен техникумда алган белгечлеге белән бәйли. Уку дәвамында хуҗалыкларда, оешма-предриятиеләрдә практика үткән студентлар киләчәктә  дипломлы белгеч  сыйфатында шушы ук җәмгыятьләргә эшкә кайта.

Тагын бер зур адым - 2020-2021 уку елында техникумга укырга керүчеләр ветеринария белгечлеген  үзләштерә башлый.  Бу юнәлеш район хуҗалыкларындагы кадрлар кытлыгын киметер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International