СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Җәйге чорда балаларның иминлеген тәэмин итү, аларның ялларын файдалы итеп оештыру. Балалар бакчасы өчен түләүләрдә үзгәрешләр

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

9 июнь көнне оештырылган брифинг үз эченә ата-аналарны борчыган  иң актуаль сорауларны алган иде. Мәктәпләрдә  балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру, быел хезмәт һәм ял лагерьларының үзенчәлекләре  буенча төп чыгышны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Ләйсән Фоат кызы Нурлыева ясады.  

Балалар бакчасы өчен түләү күләмендәге үзгәрешләр хакфнда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәмәтнәсыйх кызы  бәян итте.

Брифинг кысаларында шулай ук  җәйге чорда мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру  үзенчәлекләре, балигъ булмаган балаларны социаль контракт нигезендә эшкә алу шартлары аңлатылды.

Җәйге каникулларда иң мөһим мәсьәлә булып  балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү тора.  Ләйсән Фоат кызы бу мәсьәлә аерым игътибар юнәлтте. “Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү  мәктәп җитәкчелегенең , аеруча  ата-аналарның  төп бурычы.  Беркем дә бала сәламәтлегенә, аның куркынычсызлыгына биратаф калырга тиеш түгел, - дип искәртте җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International