ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2020 ел
шимбә

Салават Фәтхетдинов - “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, Айдар Фәйзрахманов Дуслык орденнары белән бүләкләнде.

Быел гыйнвар аенда Салават Фәтхетдинов 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде. Айдар Фәйзрахманов та быел 65 яшьлек юбилеен уздырды, бәйрәм хөрмәтенә филармониядә артистның иҗатташлары катнашында зур концерт үтте. Татарны бар дөньяга җыр-моң аша танытучы, яшь талантларны үстерүдә үзләренең иҗат төркемнәрендә лаеклы эшчәнлек алып баручы, Актаныш белән тыгыз элемтәдә эшләүче юбилярларны без дә ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади элемтәләребез нык булсын!


12
июнь, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле актанышлылар! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән котлыйм! Россия көне бай тарихлы, зур потенциаллы һәм матур киләчәкле Ватанын чын күңелдән яратучыларны берләштерә. Илебез мирасын саклап, Россияне көчле, бердәм һәм чәчәк атучы дәүләт итү бары тик безнең көчебезгә бәйле. Илебез мәдәнияте һәм фәненең бөек казанышлары, иң авыр вакытларда да халыклар бердәмлегенең нык булуы белән без горурланабыз. Быел без бәйрәмне катлаулы шартларда билгеләп үтәбез. Һичшиксез, вакытлыча кыенлыклар артта калыр, без бу сынауны да бергәләп җиңәрбез.

Татарстан Республикасы, Актаныш районы да бөтен ил белән бер сулышта яши. Кадерле актанышлылар! Бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар һәм район, республика, илебез хакына яңа казанышларга ирешүегезне телим! Бәйрәм көнендә һәркем күңелен ил өчен, туган җир өчен горурлык хисләре биләсен, әлеге күңел күтәренкелеге алдагы яшәешкә көч бирсен һәм ышанычыбызны ныгытсын! Бәйрәм белән!


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсендә тәрбияләнүче 10 балага бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов велосипедлар бүләк итте. Әлеге сөенечле мизгелләрне Сабитовлар һәм гаиләгә тәрбиягә алынган ун бала - Руслан, Алинә, Лиана, Лилия, Риана, Альфред, Арыслан, Индира, Максим, Артем белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева  уртаклашты.

Киров авылында яшәүче Мәрьям һәм Алмаз Сабитовлар гаиләсендә сөенечле мизгелләрдән безнең фоторепортаж. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның  бүләге – өр-яңа 10 велосипедны тапшыру мизгелләре.

Бүген Актанышта ТАССРның - 100, Бөек Җиңүнең -  75, район төзелүгә - 90 һәм Актанышның 310 еллыгына багышланган велоузыш тәмамланды.

Чара барышында терлекчелекнең һәр юнәлешенә тәфсилле анализ ясалды. Бу өлкәдә кеше факторының мөһимлеге тагын бер кат искәртелде. Ай нәтиҗәләре буенча исә лаеклы хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән хезмәткәрләр район башлыгың акчалата премияләренә ия булды. Бу юлы алгарыш символы булган ат “Нигез” хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлиловка тапшырылды.

Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы, май аена йомгак ясап, гадәттәгечә, айлык югалту-табышларын барлады. 24 форма барышында район хуҗалыкларындагы вәзгыять белән беррәттән, шәхси секторлардагы мал хәрәкәте дә анализланды. Җирлекләрдәге терлекчелек, сөтчелек тармакларының торышы район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанованың чыгышында ачык чагылыш тапты.


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

9 июньдә Дәүләт Думасы беренче укылышта Күчемсез милекнең дәүләт кадастр бәясен камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектын кабул итте, шул исәптән тиешле дәүләт учреждениеләре җитәкчеләренең кадастр бәяләве сыйфаты һәм чираттагы кадастр бәясен үткәрү срокларын үзгәртү өчен шәхси җаваплылыгын билгели.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: «2018 елда Президент Федераль Җыенга Юлламасында күчемсез милекне бәяләгәндә җитешсезлекләрне бетерү таләбен яңгыратты. Әлеге закон проектын кабул итү белән кадастр бәясен судка кадәр тәртиптә бәхәсле дип игълан итү өчен, тиешле запрос КФҮ аша җибәрү дә җитә. Бер хатаны ачыклаганда региональ дәүләт бюджет учреждениеләре башка шундый объектлар буенча хаталарны тикшерергә һәм төзәтергә тиеш булачак. Кадастр бәясен билгеләүдә барлык методологик хаталар да милекче файдасына булачак».

9 июньдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы утырышы булды. Чикләү чаралары саклануга бәйле рәвештә чара онлайн режимында узды. Аны үткәрү вакытында Иҗтимагый совет рәисе һәм аның урынбасары сайланды. Ачык тавыш бирү юлы белән күпчелек тавыш белән әлеге вазыйфада эшләгән рәис Динә Гыйззәтуллина һәм рәис урынбасары Руслан Садриев сайланды.

Күчемсез милекне  кадастр картасында тикшереп, милекче яки потенциаль сатып алучы анда мәгълүматны чагылдыру проблемасы белән очрашырга мөмкин. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары картада мәгълүматлар булмау сәбәпләрен аңлаттылар, шулай ук мондый ситуациядә нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International