Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы, май аена йомгак ясап, гадәттәгечә, айлык югалту-табышларын барлады. 24 форма барышында район хуҗалыкларындагы вәзгыять белән беррәттән, шәхси секторлардагы мал хәрәкәте дә анализланды. Җирлекләрдәге терлекчелек, сөтчелек тармакларының торышы район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанованың чыгышында ачык чагылыш тапты. 1 июньгә шәхси секторларда 11 770 баш МЭТ исәпләнә. Малларның баш саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсештә. 162 терлекнең артуы өметле күрсәткеч булып тора.
Аеруча Кәзкәй, Киров, Әтәс, Актаныш җирлекләре бу юнәлештә үҗәтлек күрсәтә. Әмма кайбер җирлекләрдә мал-баш саны күпләп кими. Татар Ямалысы авыл җирлеге, мисал өчен, 11 баш эре терлеген киметкән. Күҗәкә, Аккүз җирлекләрендә дә саннар кимүдә. Шулай да районның шәхси секторлары май аенда терлек баш санын 130 башка арттыруга ирешкән. Лидерлык Чалманарат, Күҗәкә, Түке, Иске Байсар, Иске Айман җирлекләрендә.
Шәхси хуҗалыкларда бүгенге көндә 4 659 баш сыер малы асрала. Узган ел белән чагыштырганда, алар 40ка арткан. Арттыручылар сафында Кәзкәй, Аеш, Киров, Иске Богады, Әтәс җирлекләре. Ел башыннан караганда исә киметү буенча “лидерлык” Иске Айман, Татар Ямалысы, Уразай җирлекләрендә.
Рәйхан Флүс кызы кайбер җирлекләрдәге вак малның да кимүен билгеләде. Шул ук вакытта районда ел башыннан атлар саны да артуда.
Шәхси секторлардагы эре терлек хәрәкәтенең асылы сөткә килеп тоташа. Малы кимегән җирлекләрнең сөте дә кимүен чамалар өчен авыл хуҗалыгы өлкәсендәге тәҗрибәле белгеч булуның хаҗәте юк, район башлыгы урынбасары тәкъдим иткән “төсле” таблицага күз салып алу да җитә. Шәхси секторларда май аенда 1 316 тонна сөт җитештерелгән. Алдан ук билгеләп үткәнчә, малны саклап калуга омтылган җирлекләр әлеге таблицаның мактауга лаек яшел зонасында. Түке, Кәзкәй, Аеш, Актанышбаш, Әтәс, Күҗәкә шул сафта. Әмма сатылган сөтне анализлаганда, Татар Суыксуы, Киров, Аккүз, Актаныш җирлекләрендә сөтнең, узган ел белән чагыштырганда, шактый кимүе күзәтелә. “Сөтнең кимүе җирлек яшәешенә бәя инде ул. Бу, беренче чиратта, җирлек башлыгының эшчәнлеге белән бәйле. Ни өчен сез халыкның яшәешен начарлатуга юл куясыз”, - дип, бу урында Энгель Фәттахов,җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итте. Сөтне сатуга килгәндә, район җирлекләрендә сөткә бәянең тотырыклы булуы сөендерә. Май аена бер литр сөт өчен уртача бәя 20 сум 11 тиен күләмендә билгеләнгән булса да, районның җиде җирлегендә исәп түбәнрәк бәя белән ясала. Татар Суыксуы, Уразай, Такталачык, Теләкәй, Аеш, Иске Сәфәр, Күҗәкә, Иске Кормаш, Усы, Түке, Киров җирлекләрдә сөт югарырак хактан кабул ителә.
Рәйхан Галимҗанова үз чыгышында шулай ук гамәлләштерелгән дәүләт программалары аша субсидияләр алу юнәлешендәге эшчәнлек белән дә таныштырды. Район буенча 25 заявка мини-ферма булдыруга бирелгән булса, аларның санын 58гә җиткерү бурычы тора. Гадәттәгечә, шәхси секторлардагы вәзгыятьне анализлау терлекчелек юнәлешендә иң актив, нәтиҗәле хәрәкәт иткән җирлек билгеләнеп, аның башлыгына алгарыш символы булган ат тапшырылды. Бу юлы ат Аеш җирлегенә юл алды.