Бүген Актанышта үткән 24 форма-киңәшмәдә, гадәттәгечә, көн кадагында район хуҗалыкларында асралучы терлекләрнең мал-баш санын арттыру, мал үлемен киметү мәсьәләләре каралды. Билгеле, бүген инде районны булган терлек кенә канәгатьләндерми. Канәгатьләндерергә тиеш тә түгел. Сөт җитештерү буенча Актаныш үз алдына шактый югары максат куйды: тәүлеклек савым күләмен 250 тонна итеп саклап калу. Сөт бирерлек сыерың булмаса, аны ничек саклап калырбыз икән соң? Бу уңайдан район башлыгы Энгель Нәвап улы хуҗалык җитәкчеләренә терлекнең мал-баш санын арттыру бурычын йөкли.
Чара барышында терлекчелекнең һәр юнәлешенә тәфсилле анализ ясалды. Бу өлкәдә кеше факторының мөһимлеге тагын бер кат искәртелде. Ай нәтиҗәләре буенча исә лаеклы хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән хезмәткәрләр район башлыгың акчалата премияләренә ия булды. Бу юлы алгарыш символы булган ат “Нигез” хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлиловка тапшырылды.