Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның Россия көне белән котлавы

2020 елның 12 июне, җомга

Хөрмәтле актанышлылар! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән котлыйм! Россия көне бай тарихлы, зур потенциаллы һәм матур киләчәкле Ватанын чын күңелдән яратучыларны берләштерә. Илебез мирасын саклап, Россияне көчле, бердәм һәм чәчәк атучы дәүләт итү бары тик безнең көчебезгә бәйле. Илебез мәдәнияте һәм фәненең бөек казанышлары, иң авыр вакытларда да халыклар бердәмлегенең нык булуы белән без горурланабыз. Быел без бәйрәмне катлаулы шартларда билгеләп үтәбез. Һичшиксез, вакытлыча кыенлыклар артта калыр, без бу сынауны да бергәләп җиңәрбез.

Татарстан Республикасы, Актаныш районы да бөтен ил белән бер сулышта яши. Кадерле актанышлылар! Бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар һәм район, республика, илебез хакына яңа казанышларга ирешүегезне телим! Бәйрәм көнендә һәркем күңелен ил өчен, туган җир өчен горурлык хисләре биләсен, әлеге күңел күтәренкелеге алдагы яшәешкә көч бирсен һәм ышанычыбызны ныгытсын! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International