Бүген Актанышта ТАССРның - 100, Бөек Җиңүнең - 75, район төзелүгә - 90 һәм Актанышның 310 еллыгына багышланган велоузыш тәмамланды. Районның 12 җирлеген колачлап сызылган маршрутта башкарма комитет җитәкчесенең яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Айдар Иманаев җитәкләгән команданы җирлекләр зур әзерлек белән каршы алып, үз тарихлары хакында мәгълүмат җиткереп озатып калды.
Татарстанның, Актанышның мөһим юбилей даталарына багышланган велоузышның финишы Актаныш туган як музеенда булды. Велоузышта катнашучылар музейга чараның маршрут картасын һәм истәлек бүләкләрен тапшырдылар.