Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры мәкаләсе:
“Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан Су саклау өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү буенча кабул ителә торган чаралар турында”.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте.
Конкурска гариза биргән 136 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 63 КФХ бүленгән акчалар лимиты кысаларында грантка ия булдылар. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен өстәмә акчалар бүлеп бирү тәртибенең 3.12 пункты нигезендә 2020 елда тагын 45 КФХ өстәмә конкурс үткәрмичә генә грант алачак.
Закон проекты нигезендә, суд приставлары бурычлы оешмаларның һәм физик затларның милкен 1 октябрьгә кадәр кулга ала һәм тартып ала алмый. Кредитлар буенча кичектереп тору яшь буенча яки инвалидлык буенча пенсионерлар өчен каралган. Иң зыян күргән тармаклардан кече һәм урта бизнес әҗәтләрне түләү буенча кичектерүне судка мөрәҗәгать итмичә генә сорый ала.
Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт фронтын киң җәелдереп эшлиләр. Кайсы печән басуына гына чыгып карама - һәркайда эш кайный. Бүгенге көндә районыбызның һәр хуҗалыгында сенаж салу эше тизләтелгән темпларда бара.

Программа 2026 елга кадәр озынайтылды. Законга үзгәрешләр кергәннән соң, ана капиталы гаиләдә беренче бала тугач ук бирелә башлады. Беренче баласы туган яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләргә 466617 сум күләмендә акча билгеләнә.
Бүген көзге-кышкы айларда терлекләрне сыйфатлы ашату өчен азык әзерләүнең иң кызган чоры. “Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт хәзер, бер атнадан инде соң булырга мөмкин. Бөтен көч бүген күпьеллык үләннәрне чабып алуга, сенаж салуга һәм печән әзерләүгә юнәлтелгән”, - ди Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәфит Яһүдә улы.
15 июнь, 2017 ел... Моннан өч ел элек татарның легендар җырчысы белән саубуллашкан идек. Актаныш кызы безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә. Актаныш гимназиясендә - интерактив музее , аның исемен йөрткән район мәдәният йорты эшли бүген Актанышта.
5-19 июнь көннәрендә балалар ялын оештыру хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре хакында сораулар буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан “Кайнар элемтә” оештырыла. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, (88552) 46-41-52, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»