КӨН СУЛЫШЫ: Актаныш районы хуҗалыклары терлек азыгы әзерли

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Бүген көзге-кышкы айларда терлекләрне сыйфатлы ашату өчен азык әзерләүнең иң кызган чоры. “Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт хәзер, бер атнадан инде соң булырга мөмкин. Бөтен көч бүген күпьеллык үләннәрне чабып алуга, сенаж салуга һәм печән әзерләүгә юнәлтелгән”, - ди Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәфит Яһүдә улы.

Бүгенге көндә район буенча күпьеллык үләннәр 9 000 гектарда чабып алынган, бу куелган планның 45 проценты. Терлек азыгы әзерләүдә хуҗалыклар арасында лидерлык позициясенә чыгучы хуҗалыкларны да атап үтәргә мөмкин. Аларның күрсәткечләре районның уртача күрсәткечләреннән күпкә югары. Күпь¬ел¬лык үлән¬нәрне алу буенча иң югары күрсәткеч “Саф” хуҗалыгында – җәмгыять бу эшне 79 процентта башкарып чыгуга ирешкән. Лидерлар сафын, план итеп куелган мәйданнарның 66 процентында күпь¬ел¬лык үлән¬нәрне чабып, “Чишмә” хуҗалыгы дәвәм итә. Алдынгылар өчлеген “Нигез” хуҗалыгы йомгаклый – җәмгыять алдынгылары 61 процентлык нәтиҗә күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International