15 июнь, 2017 ел... Моннан өч ел элек татарның легендар җырчысы белән саубуллашкан идек. Актаныш кызы безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә. Актаныш гимназиясендә - интерактив музее , аның исемен йөрткән район мәдәният йорты эшли бүген Актанышта.
Әлфия Авзалова - "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орден иясе. Ул 1962 елда ТАССР атказанган артисткасы, 1970 елда ТАССР халык артисткасы, 1983 елда РСФСРның атказанган артисткасы, 1992 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, 1976 елда "Хезмәт Кызыл байрагы" ордены иясе була. 1960 елда аңа "Халыклар арасында татулыкны ныгытуда актив эшчәнлеге өчен" Тынычлыкны саклау советы комитетының Мактау грамотасы бирелә. 2008 елда "Татар эстрадасы легендасы" мактаулы исеменә лаек була. Җырчы һәм аның иҗаты турында 2010 елда Казанда "Моң патшабикәсе" документаль фильм күрсәтелә.
Фото - Актаныш гимназиясендә Әлфия Авзалова исемендәге интерактив музей ачылу тантанасыннан, 30 ноябрь, 2019 ел.