Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт фронтын киң җәелдереп эшлиләр. Кайсы печән басуына гына чыгып карама - һәркайда эш кайный. Бүгенге көндә районыбызның һәр хуҗалыгында сенаж салу эше тизләтелгән темпларда бара.
- Терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелергә тиеш. Азык запасы мул булганда гына кышлату чорына тыныч күңел белән керә алабыз, - ди бу уңыйдан Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәфит Мирзаһитов.
Оператив сводкадан күренгәнчә, бүгенге көндә район хуҗалыклары 40000 тонна сенаж салган. Алдынгылар сафында “Нигез”, “Таң” хуҗалыклары, “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмалары.