Программа 2026 елга кадәр озынайтылды. Законга үзгәрешләр кергәннән соң, ана капиталы гаиләдә беренче бала тугач ук бирелә башлады. Беренче баласы туган яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләргә 466617 сум күләмендә акча билгеләнә.
Беренче бала 2020 елга кадәр дөньяга килсә һәм гаилә быелдан тагын бер сабыйга ишәйсә, сертификат акчасы 616617 сум булачак. Ана капиталы сертификаты программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле аның өчен 89,9 миллиард сум акча бүленде.
2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм куллану кыска вакыт эчендә хәл ителәчәк. Яңа тәртип буенча, гаиләләр сертификатны биш тәүлек эчендә алачак, файдалану өчен гаризаны карау вакыты ун көннән дә артмаячак. Оешмалардан өстәмә мәгълүматлар соратасы булганда гына вакыт 15 – 20 көнгә сузылачак. Ел азагына кадәр элеккечә эшләнә, ягъни сертификатны рәсмиләштерү 15 көндә, гаризаларны карау 1 ай эчендә башкарыла. Дөрес, Пенсия фондының күп кенә бүлекчәләре хәзердән үк кыска режимда хезмәт күрсәтә.
Пенсия фонды бүлегенең электрон хезмәт күрсәтү буенча мөмкинлекләре арта. Ана капиталы сертификатын тизрәк алудан тыш, аны рәсмиләштерү дә җиңеләйде.
Пенсия фонды сертификат бирүне активлаштырачак. Гаиләдә бала тууга Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре сертификатны автомат рәвештә рәсмиләштерәчәк һәм гаилә аны шунда ук куллана башларга мөмкин. Бала тууы турындагы барлык мәгълүматларны ЗАГСтан хәбәр итәләр. Рәсмиләштерелгән сертификат ананың Пенсия фондындагы яки дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинетына теркәлә. Бу яңалык баланы уллыкка алган гаиләләргә кагылмый, аларга элеккечә хезмәт күрсәтелә, чөнки баланы уллыкка алу турындагы мәгълүмат аларда гына саклана.
Ана капиталы сертификаты акчасын балаларны укыту, гаиләнең торак шартларын яхшырту, ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешен тәэмин итү, инвалид сабыйларга социаль чаралар алу өчен өлешчә яки тулысынча тотарга мөмкин. Күп гаиләләр аны торак шартларын яхшырту өчен кулланылышка кертә. Программа эшли башлаганнан бирле республиканың 220 мең гаиләсе ул акчага торак шартларын яхшыртты. 196 меңнән артыгы акчаны өлешчә яки тулысынча торак кредитын каплау өчен тотты. 30 меңнән күбрәк гаилә торак шартларын кредит чараларыннан башка гына яхшырта алды. Законга үзгәрешләр кергәч, гаиләләргә яңа мөмкинлек ачылды. Ана капиталы акчасын бакча кишәрлекләрендә торак йорт салу өчен дә кулланырга рөхсәт ителә. Тик аның өчен милеккә ия булу хокукы һәм ул урында төзелеш эше алып барырга рөхсәт булсын. Акчаны нәрсәгә генә сарыф итсәгез дә, закон бозылмаска тиеш. Торак төзим дип ялган документлар тутыру, яшәргә яраксыз йорт сатып алуның азагы начар тәмамлана. Ул очракларны ведомстводан тыш комиссия карый һәм эш прокуратурага барып җитәргә мөмкин. Закон бозу, сертификатны максатчан кулланмау фактлары ачыкланса, гаилә сертификат акчасын хөкүмәткә кире кайтарачак. Сертификатны законсыз рәвештә акчага әйләндерү очрагы ачыкланса, җинаять эше кузгатыла.
2018 елдан башлап, гаиләдә икенче бала туган очракта, хезмәткә яраклы яшьтәге гаилә әгъзаларының айлык кереме 2 яшәү минимумыннан артмаса, сертификат акчасын ай саен акчалата алырга мөмкин. 2020 елда әлеге акчадан файдалану мөмкинлеге бармы икәнен белү өчен, үзегез дә исәпләп карый аласыз. Гаиләнең соңгы 12 айдагы керемен 12гә, аннары гаиләдәгеләр санына бүләләр, икенче яңа туган сабыйны да исәпкә кертергә кирәк. Ул сумма төбәктәге ике яшәү минимумыннан кимрәк килеп чыкса (2020 елдан ул сумма 20170 сум тәшкил итә), Пенсия фонды бүлегенә гариза тапшыра аласыз. Гаилә кеременә ай саен 9375 сум акча өстәләчәк. Искәрмә: аны бирү вакыты да 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр үзгәртелде.