Әлфия Когогина: “Закон проекты кабул ителгәч, кадастр бәясен билгеләүдә хаталар милекче файдасына булачак”

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

9 июньдә Дәүләт Думасы беренче укылышта Күчемсез милекнең дәүләт кадастр бәясен камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектын кабул итте, шул исәптән тиешле дәүләт учреждениеләре җитәкчеләренең кадастр бәяләве сыйфаты һәм чираттагы кадастр бәясен үткәрү срокларын үзгәртү өчен шәхси җаваплылыгын билгели.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: «2018 елда Президент Федераль Җыенга Юлламасында күчемсез милекне бәяләгәндә җитешсезлекләрне бетерү таләбен яңгыратты. Әлеге закон проектын кабул итү белән кадастр бәясен судка кадәр тәртиптә бәхәсле дип игълан итү өчен, тиешле запрос КФҮ аша җибәрү дә җитә. Бер хатаны ачыклаганда региональ дәүләт бюджет учреждениеләре башка шундый объектлар буенча хаталарны тикшерергә һәм төзәтергә тиеш булачак. Кадастр бәясен билгеләүдә барлык методологик хаталар да милекче файдасына булачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International