Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 11 июнендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

 

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 11 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән яшен, кыска вакытлы җил.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә.

Томан вакытында:

 

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.

 

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

 

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тукталулардан сакланырга кирэк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган очракта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән калган машина йөртүчеләргэ хәбәр бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 

 

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

 

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

 

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннэн генә файдаланырга кирәк;

 

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

 

5. Транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә;

 

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

 

Җил көчәйгәндә:

 

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

 

2. Әгәр Сез урамда булганда кочле ңил чыкса, җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары очып тошәргә мөмкин.

 

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

 

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудыра ала.

 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү куркыныч.

 

6. Югары катлардан җил җимереп тәрәзәләрдән төшкән ватык пыяла кисәкләре куркыныч тудырырга мөмкин.

 

7. Йортларда барлык тәрәзәләрне тыгызлап ябарга, балконнарда, лоджияларда әйберләр калдырмаска.

 

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Яшен вакытында:

 

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда вакытта яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшенне үткәрегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшеннән чыгарга момкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яңгырны көтәргә кирәк.

 

 

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

 

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

 

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International