Ихластан котлыйбыз: Айдар Фәйзрахманов һәм Салават Фәтхетдиновка дәүләт бүләкләре тапшырылды!

2020 елның 13 июне, шимбә

Салават Фәтхетдинов - “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, Айдар Фәйзрахманов Дуслык орденнары белән бүләкләнде.

Быел гыйнвар аенда Салават Фәтхетдинов 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган иде. Айдар Фәйзрахманов та быел 65 яшьлек юбилеен уздырды, бәйрәм хөрмәтенә филармониядә артистның иҗатташлары катнашында зур концерт үтте. Татарны бар дөньяга җыр-моң аша танытучы, яшь талантларны үстерүдә үзләренең иҗат төркемнәрендә лаеклы эшчәнлек алып баручы, Актаныш белән тыгыз элемтәдә эшләүче юбилярларны без дә ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади элемтәләребез нык булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International