Актаныш районына эшлекле сәфәр белән ТР дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев килү татар милләтенең үсеш стратегиясенә бәйле көнүзәк мәсьәләләрне райондагы эш тәҗрибәсе аша ачыкларга мөмкинлек бирде. Актаныш милли гореф-гадәтләрне, татарлыкны саклап яшәүче районнарның берсе буларак, әлеге эшлекле очрашуның нәкъ менә Актанышта узуы, районда эшләп килүче татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, муниципаль театрның, татар гимназиясенең, технологик техникумның яңа күтәрелеш алуы өчен дә бик тә мөһим булды.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов республикада һәм татар дөньясында районның алып барган эшчәнлеге белән таныштырганнан соң, милли кадрлар әзерләүдә, яшьләрне милләткә хезмәт итәрлек лидерлар итеп тәрбияләү, укыту, аларның иҗатын республика югарылыгында таныту тәҗрибәсе депутатларда зур кызыксыну уятты. Республиканың үз йөзен, татар милләтенең сәнгатен, мәдәниятен, мәгарифен саклап калуда бүген дәүләт программалары ярдәмендә хәл итүне сорый әлеге мәсьәләләр.
Очрашу һәр җирдә җанлы әңгәмә форматында, эшлекле констуктив диалог аша барды.
- Укучыларыгызның гимназияне тәмамлаганнан соңгы тормышлары белән кызыксынасызмы? Сез биргән милли белем һәм тәрбияне милләт язмышын хәл итүдә ничек кулланалар? - дип, Марат Готыф улы Актаныш гимназиясен борчыган проблемалар белән кызыксынды.
Әлеге сорауларның күтәрелүе табигый һәм бик урынлы бүген. Чөнки татар теле дип күпме генә сөйләшсәк тә, Татарстанда яшәүче татарлар татарча сөйләшми, Татарстаннан читтә, бигрәк тә чит илләрдә яшәүчеләр туган телне гасырлар дәвамында саклап, буыннан-буынга тапшыра. Шунлыктан Актаныш гимназиясенең миссиясе – республиканы милли рухлы зыялылар, лидерлар белән тәэмин итү ничек оештырыла? Нинди ярдәм кирәк һәм нәрсәгә ирешелгән?
Дөрес, гимназиянең уңышлы проектлары бик күп. Аларны республиканың башка гимназия-мәктәпләрендә, ТНВ каналындагы “Шаян ТВ” тапшыруларында да кулланалар.
- Ә “Шаян ТВ”ны сезнең балалар карыймы, “Триколор” кебек операторларда 1500-3000 сум акча түләргә кирәк бит”,- дип тә күпләр телгә алмаган проблеманы күтәрде сөйләшү барышында Марат Готыф улы.
- Укучыларны бәйге нигезендә кабул итәбез, - дисез. Ә бу мәктәпкә укытырга килүче укытучылар ничек сайлап алына?
- Бездә фанатлар эшли, иртәннән кичкә кадәр, балалар, дип янып эшләүчеләр җыелган.
- Ә аларның хезмәтен сез ничек бәялисез? Хезмәт хакында бу чагылыш табамы?
- Укытучылар бик күп грант-бәйгеләрдә катнашалар, шуннан откан грант акчалары азмы- күпме өстәмә керем була. Премияләр бирелә.
Сораулар бүгенге вәзгыятьне чагылдыра, хәл итүне сорый.
2019 нчы елга кадәр Спасс районын җитәкләгән, хәзер ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев гимназиянең өстенлеген милли мохит булуда дип бәяләде.
- Минем оныкларым Казанда татар гимназиясендә укыйлар, ләкин татарча сөйләшүләре ташка үлчим. Балалар татарча белсеннәр дисәк, аларны саф татарча мохитта тәрбияләргә кирәк, нәкъ Актаныштагы кебек, - дип фикерен белдерде ул.
Гимназия мисалында күтәрелгән сораулар-фикерләр татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшчәнлеге белән танышканда да яңгыраш алды. Ансамбльгә милли мохиттә тәрбия алган, укыган яшьләр килә. Аларга уңайлы шартлар тудыру, хезмәт хакы, торак белән тәэмин итү республика программалары ярдәмендә башкарыла. Аларның эшчәнлеген камилләштерү зарури.
“Агыйдел” ансамбле үрнәгендә үсеш алып килүче Актаныш муниципаль театры – республикада татарча иҗат итүче бердәнбер театр. Аны дәүләт статусы югарылыгына күтәрү өчен дә Актаныш мәдәниятенең буыннар чылбырын саклау, кадрларны туплап үстерү, дәүләт һәм муниципаль ярдәмнәр булдыру таләп ителә. Моның өчен, әлбәттә, район һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының куелган мәсьәләләрне аңлап, дөрес карарлар кабул итүе, республиканың татар милләтен саклаудагы нәтиҗәле стратегик эшчәнлеге, дәвамчанлык кирәк.
Сәфәр кысаларында башкала кунаклары Актаныш технология техникумының материаль-техник базасы, аның бүгенге мөмкинлекләре белән таныштылар. Ресурс үзәк статусын алган уку йорты Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагын кадрлар белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Аеруча соңгы елларда техникум базасы зур үзгәрешләр кичерә: ныклы техник база, заманча җиһазланыш, яңа һөнәрләр. Шунысы да игътибарга лаек, техникум WorldSkills стандартларына нигезләнеп студентларга белем һәм күнекмә бирә. Бу исә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү юнәлешендә мөһим адым булып тора. 2019 елдан уку йорты базасында гамәлләштерелә башлаган күрсәтмә имтиханнарның нигезендә дә WorldSkills стандартлары ята. Актаныштагы ресурс үзәк бу нисбәттән база итеп алынган. Билгеле, мондый үзәкләр махсуслашкан мәйданчыклар, заманча технологик җиһазлар белән җиһазландырылган булырга тиеш. Бүгенге көндә Актаныш техникумының тулы әзерлек базасы бар. Имтиханны уңышлы тапшыручыларга исә компетенцияләр паспорты (Skills Passport) тапшырыла. Мондый паспорт дипломга әһәмиятле өстәмә булып кына калмый, эш бирүчеләрнең төп игътибарын да җәлеп итә. Шунысы сөенечле, чыгарылыш студентларының 90%ка якыны хезмәт юлын техникумда алган белгечлеге белән бәйли. Уку дәвамында хуҗалыкларда, оешма-предриятиеләрдә практика үткән студентлар киләчәктә дипломлы белгеч сыйфатында шушы ук җәмгыятьләргә эшкә кайта.
Тагын бер зур адым - 2020-2021 уку елында техникумга укырга керүчеләр ветеринария белгечлеген үзләштерә башлый. Бу юнәлеш район хуҗалыкларындагы кадрлар кытлыгын киметер дип көтелә.
Татарстанны һәм татар милләтен бар дөньяга таныткан мәшһүр якташыбыз Минтимер Шәймиевнең туган ягында, ул туып үскән нигездә башланып киткән эшлекле очрашу, һичшикшез, үз нәтиҗәсен бирер. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасының сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап “Победа одна на всех” исемле китабын Шәрип Шәймиев музей-йортына бүләк итте Марат Әхмәтов. Бүген музейда төзү-төзекләндерү эшләре бара. Кунаклар музейдагы һәр экспонат белән җентекләп кызыксындылар.
Татар телен саклау һәм үстерү сүздә түгел, эшлекле очрашулар, урыннардагы эш тәҗрибәсен өйрәнү аша гына хәл ителә ала. Татарлыкны саклап яшәүдә үзеннән матур үрнәк күрсәтүче Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель ФәттаховкаТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.
- Энгель Нәвап улының куйган хезмәте өчен ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең рәсми Рәхмәт хатын юллады. Дустыбызга, хезмәттәшебезгә киләчәктә дә уңышларга ирешеп, бәрәкәтле имин тормышта яшәвен телибез. Актаныштан үрнәк алып, татар милли мохитын саклап, сезнең белән бергәләп әле озак еллар эшләргә язсын,- диде Марат Әхмәтов.