“ТАТНЕФТЬ”НЕҢ ИГЕЛЕК ЭНЕРГИЯСЕ: Грант отучылар исемлегендә биш актанышлы да бар (ИСЕМЛЕК)

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Быел да “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте грантларына үткәрелгән конкурска йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Быел коронавирус таралуны булдырмауга бәйле рәвештә, грантлар тапшыру тантанасы соңрак вакытка күчерелде, әмма компания җитәкчелеге, җәмгыять алдында торган актуаль социаль мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итүдә катнашучыларны яклап, 2020 елның июнендә факттагы түләүләрне гамәлгә ашыру турында карар кабул итте. Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча, барлыгы  64 миллион сумга 163 гариза алынган.

Быел “Татнефть” хәйрия фондына гариза бирү кампаниясе вакытында 924 гариза кергән. Аларның 52се, конкурс шартларына туры килмәү сәбәпле, кире кагылган.  Калган эшләр  сигез номинация буенча экспертлар тарафыннан бәяләнде. "Һәр заявканы дүрт эксперт бәяләде, — дип сөйләде хәйрия фонды директоры Ренат Мамин. - Экспертлар баллар куйдылар, аларның суммасы нәтиҗәләр ясаганда исәпкә алынды. Грант комитетына 100 баллдан ким булмаган балл җыючылар кертелгән иде. Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча 64 миллион сумга 163 гариза сайлап алынды".

«Татнефть»  грантларын алу конкурсы инде бишенче тапкыр үткәрелә. Быел гаризалар 31 гыйнварга кадәр кабул ителде. Анда катнашырга теләүчеләр “Халыкның яклауга мохтаҗ  катламын яклау”, “Гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак”, “Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм”, “Фән, мәгариф һәм агарту”, “Мәдәният һәм сәнгать”, “Тарихи мирасны саклау”, “Әйләнә — тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау”,  “Яшьләр проектлары” номинацияләре буенча гаризалар тапшырган.

Нәтиҗәләр буенча, “Татнефть” гарнтларына лаек булучылар арасында  биш райондашыбыз да бар.

Алар:

  1. “Халыкның яклауга мохтаҗ катламын яклау” номинациясендә“Шатлык-куанычлар кичерүче еллар” проекты белән Иске Богады җирлегеннән Рәзинә Мөнирова;
  2. Гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак” номинациясендә “Шатлык-куанычлар кичерүче еллар” проекты белән “Кулыңны суз” проекты белән Пучы җирлегеннән Айгөл Төхбәтуллина;
  3. “Тарихи мирасны саклау” номинациясендә "Үткәннән башка киләчәк юк" проекты белән Чуракай җирлегеннән Рәвия Миназова;
  4. “Тарихи мирасны саклау” номинациясендә “XIX  гасыр Җәмигъ мәчете” проекты белән Нияз Нуртдинов;
  5. "Яшьләр проектлары” номинациясендә  “Харун Таҗиев исемендәге фән һәм сәнгать фестивале” проекты белән Айдар Шәйхин.

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International