Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр итә:
"Торак-коммуналь хуҗалыгында сезнең хокукларыгыз - үзегезне якларга өйрәнегез" проектын тормышка ашыру кысаларында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарга аларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү эшен оештыру максатыннан, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Мөслим, Минзәлә һәм Актаныш районнарында яшәүчеләргә видеоконференция форматында консультация бирә. Видеоконференцэлемтә режимында консультация 2020 елның 18 июнендә 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Идарә бинасында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30 йорт.
Алдан язылу 16 июньгә кадәр, райондагы территориаль бүлегенең 3-09-62 телефон аша.