ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Тугызьеллык мәктәп командалары арасында беренче урынны Татар Ямалысы командасы яулады. Икенчедә - Богады, өченчедә Әлем мәктәбе командалары.

Унберьеллык мәктәп командалары арасында беренче урынны Актанышның 1 нче мәктәбе яулады. Икенчедә - Пучы, өченчедә Татар Суксу мәктәп командалары.

Үзәктәге шактый сандагы күпфатирлы йортларның ишегаллары якшәмбедән бирле каршылыклар полосасын хәтерләтә: я батып каласың, я каршы килгән машина хуҗасы белән юл бүлешергә азапланасың... Кыскасы, кар күп...

- Техникалар берөзлексез эшләп тора. Иртәнге дүрттән бирле юлларны читарту белән мәшгульбез. Мөмкинлектән чыгып, кичә юллардагы вәзгыятьне контрольдә тотарга тырыштык. Беренче чиратта төп игътибар район территориясендәге федераль юлларга юнәлтелде, чөнки ул юлларда техника хәрәкәте көчле. Икенче чиратта чистарткыч техника Актаныш - Пучы һәм Актаныш - Мөслим трассаларына керә. Бары тик шуннан соң гына авылара юллар кардан арындырыла. Шуны да дөрес аңларга кирәк: кар явып торганда, сәгать саен авылларга илтүче юлларны чистартып тору берничек тә башкарып чыга торган эш түгел, - дип, мәсьәләгә ачыклык кертте “Татавтодор” оешмасының Актаныш участогы җитәкчесе Ришат Идрисов.

Актаныш район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре ГТО нормативларын район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә тапшырды. Бу көнне  Энгель Нәвап улы чаңгы трассасына беренчеләрдән булып басып, күпләргә сәламәтлек үрнәге күрсәтте.

“Ватрушка” 100 км/сәг тизлек җыярга сәләтле, шул ук вакытта аның тормозы да юк. Анда утырып биек таудан төшеп киткән кешенең тормышы куркыныч астында. Аның юлында очраган кешеләргә дә куркыныч яный.Тюбинглар артык шома һәм җиңел булу сәбәпле, а астына эләккән кечкенә генә әйбердән дә аны бик каты “сикертә”, моның нәтиҗәсендә, кеше бик нык имгәнергә мөмкин.

8 гыйнвар көнне Актаныш район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре “Бүләк” чаңгы базасында ГТО нормативларын тапшырды. Шул рәвешле алар үзләренең хезмәт һәм оборонага әзерлекләрен раслады.

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Россия Федерациясе прокуратурасы көне - ул гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме.

       12 гыйнвар көненә район хуҗалыкларыннан бер сыердан уртача 18,7 килограмм сөт савылды. Иң күп сөтне “Әнәк” агрофирмасы һәм “Нигез” хуҗалыгы сыерлары бирә, биредә бер сөтбикәгә туры килгән сан 25,7 килограммны тәшкил итә. “Чишмә” агрофирмасы да лидерлар рәтендә, анда уртача савым 25, 3 килограмм. “Башак” хуҗалыгы-24,7, “Чишмә” хуҗалыгы- 24,6 килограмм белән бара. Калган хуҗалыкларның малкайлары уртача сөтне 20 килограммга тутыра алмыйлар әле.

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән тәбрик итәм. Сез кеше хокукларының һәм иминлегенең сакланышын күзәтчелектә тотасыз, дәүләтнең һәм шәхеснең законлы мәнфәгатьләрен яклап хезмәт куясыз, җинаятьчелек, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләрне кисәтүдә канун үтәлешен тәэмин итәсез.

Сезгә һөнәри бәйрәмегез уңаеннан җаваплы эшегездә зур уңышлар, бурычларыгызны закон нигезендә гаделлек белән башкаруыгызны, шәхси тормышыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет телим.

Архиф фотосы – октябрь, 2020 ел.


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү тармагы буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов Актаныш районының авыл хуҗалыгы берләшмәләре эшчәнлеге белән танышты. Рафаэль Мәхмүт улы “Әнәк” һәм “Чишмә” агрофирмалары, Нур Баян исемендәге, “Ташкын”, “Чишмә”, “Тамыр”, “Башак” хуҗалыкларындагы техника ремонтын оештыру дәрәҗәсен уңай яктан бәяләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев белән башкала кунагы Рафаэль Фәттаховны һәр хуҗалык җитәкчесе машина-тракторларларны төзекләндерелә торган биналарны күрсәттеләр, хуҗалыкларның запас частьлар белән тәэмин ителеше турында тулы мәгълүмат бирделәр. Бүген авыл хуҗалыгы тармагында кадрлар белән тәэмин ителеш мөһим мәсьәләләрнең берсе. Аллага шөкер, әлегә хуҗалыкларда мондый проблема күзәтелми.


        

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International