ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2021 ел
шимбә

    Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Созвездие — Йолдызлык — 2021» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы уза. Ике көн дәвам итәчәк бәйгедә Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә районнарыннан килгән коллективлар, эстрада жанрында чыгыш ясаучы 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге башкаручылар чыгыш ясый.

          Тәкмәк авылында яшәүче Нәҗирә Минаҗетдин кызы Ялаловага бүген, 6 март көнне 90 яшь тулды. Кышкылыкка Актаныш авылында яшәүче энесенең кызы Розалия Имамразыева гаиләсенә яшәргә килә Нәҗирә апа. Юбилей бәйрәмен дә Актанышта каршылады ак әби. 

“Наратлы” хуҗалыгында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган авыл хуҗалыгы семинары Чалманараттан башланып китте. Ел дәвамында хуҗалык яшәешен тәэмин итүче терлекчелек тармагындагы эш барышына төп игътибар бирелде сөйләшү барышында. Күрсәткечләрнең узган елга караганда ким булу сәбәпләрен белгечләр берничә юнәлештә ассызыклап күрсәттеләр.

Юбилярны бәйрәме белән “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Дәниф Харисов, Уразай авыл җирлеге башлыгы Фирдәвис Әхмәтов, район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов котлады. Илшат Рәфит улы юбилярга   Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты белән районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсен, күчтәнәчләрен тапшырды.


5
март, 2021 ел
җомга

        Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә "Наратлы" хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды. Хуҗалыкның терлекчелек, игенчелек һәм механизация юнәлешендәге эшчәнлеге күздән кичерелде. 

 

Агымдагы елның 2 мартыннан башлап анакапиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең  узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

                 Бүген Актаныш сәхнәсенә авылны саклау, авылны яшәтү темасын колачлаган пьеса менде. Зөбәер халык театры Гата Нуруллинның «Картаямыни соң йөрәк?” дип исемләнгән ике пәрдәле комедияне район тамашачысына тәкъдим итте. Комедия жанрында булса да, кызыклы хәл-вакыйгалар артында җитәкчеләрнең авылның киләчәген кайгыртуы, кызларны читкә җибәрмичә, кияүләрен дә авылда калдыра алуы ярылып ята.

 Актаныш технология техникумы базасында “Һөнәри дебют” бәйгесе дәвам итә. Бүген район мәктәпләренең  тугызынчы сыйныф укучылары үз осталыкларын  авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм электромонтер компетенцияләре буенча сыный.

Халыкның шундый мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, аларга юридик яктан дөрес юнәлеш бирү максатыннан, Такталачык авыл җирлегендә, сынау формасында, биредә яшәүчеләрне үз сораулары белән районның техник инвентарьлаштыру бюросы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Энҗе Тимирова кабул итте. Гражданнарны кабул итү Такталачык авыл җирлеге башлыгы кабинетында гамәлләштерелде.

3 март көнне Казанда Татарстан Волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды. Утырышны Федерация Президенты, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Актаныш районыннан еллык хисап конференциясенә волейбол буенча җирле бүлек рәисе Ильяс Мирзаянов, район Башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, Актаныш волейбол командасы тренерлары Ренат Газетдинов, Руслан Булатов, Рузил Мансуровтан торган делегация чакырулы иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International