АКТАНЫШТА «СОЗВЕЗДИЕ — ЙОЛДЫЗЛЫК — 2021» ЙОЛДЫЗЛАР КАБЫЗА!

2021 елның 6 марты, шимбә

           Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда балаларның иң яраткан, анда катнашу иң олы бәхет булып саналган “Йолдызлык” фестивале уза. Моннан дүрт һәм сигез ел элек тә Актаныш күршеләребез Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе районнарыннан җыелган конкурсантларны “Йолдызлык”ның зона этабында кабул иткән иде. Быел чират янә Актанышка килеп җитте. Искиткеч матур, зәвыкле сәхнә бизәлеше, төрле төсле утлар, башкаладагыча әллә ничә видеокамералар урнаштырылган төшерү мәйданчыклары, фойеда сәхнәдәге чыгышларны күрсәтеп торучы зур экран- барысы да “СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК”ның бәйге генә түгел, балалар өчен онытылмаслык зур бәйрәм дә оештыруларын күрсәтә.

             Фестивальнең генераль продюсеры, жюри рәисе Дмитрий Туманов, тагын бер жюри рәисе, Россиянең, Татарстанның Халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Россиянең атказанган һәм Татарстанның Халык артисты Рәйлә Гарипова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Созвездие-Йолдызлык”ны үстерү буенча директор Айдар Гайнетдинов, ТРның атказанган артисты, алып баручы, “Радость моя” балалар каналының режиссер-куючысы (Мәскәү) Дмитрий Платонов һәм башка мәртәбәле затлар балаларыбыз чыгышына бәя бирә. Кунакларны “Тамчы” һәм “Умырзая” вокаль ансамбльләре каршы алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева, “Йолдызлык”ның Актаныш районында узуы барыбыз өчен дә куанычлы, дип билгеләп үтте. Зилә Сөнгатуллина исә “Актанышка килү- безнең өчен зур җаваплылык. Актаныш Әлфия Авзалованы, Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевнең туган ягы. Шулай ук Актаныш җырлы, моңлы талантлар төбәге!” дип үз бәясен дә әйтте.

                 Актанышның яшь йолдызлары быелгы мәртәбәле бәйгегә аеруча тырышып әзерләнгәннәр. 250 дән артык яшь талантыбыз барысы 50 номерда сәләтләрен күрсәтә.  Иртәннән көндезге аш вакытына кадәр “Хореография” номинациясендә “Кечкенәләр”( 5-11 яшьлекләр) төркемендә “Образ” бию төркеме, “Уртанчылар” (12-15 яшьлекләр) арасында ”Ак инеш”, “Хәзинә”, “Шатлык” “Ак нур” бию ансамбльләре жюри каршында чыгыш ясады, “Вокал-соло” номинациясендә беренче кечкенәләр төркемендә 7 нәни сандугачыбыз сынау тотты.

               Хәзерге вакытта Мөслим районыннан килгән иҗат коллективлары, ялгыз башкаручылар зона этабын уза.

              17.00 сәгатьтә янә “Йолдызлык” сәхнәсе актанышлылар кулына күчә. “Вокал –соло”, “Вокаль ансамбль” һәм “Конферанс” номинациясендә катнашучыларның чыгышлары тәкъдим ителәчәк.

              Төп залга тамашачылар да, укытучы-педагоглар да кертелми. Чыгышларны фойедагы экраннан карау мөмкинлеге тудырылган. Шулай ук өйдәге компьютерлардан, телефондагы мобиль кушымта аша http://www.yold.ru/ сылтамасы аша кереп “Йолдызлык” барышын күзәтә аласыз.

                 Иртәгә, 7 нче март көнне, 17.00 сәгатьтә жюри иң уңышлы дип сайлап алган номерлар Гала-концертта күрсәтеләчәк, һәм әлбәттә, концерт бүләкләүләр белән үрелеп барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International