Районның техник инвентарьлаштыру бюросына эше, йомышы төшмәгән кеше сирәктер бүген. Хәзер бит йортың, корылмаларың, җирең – барысы да рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Бу эшләр бик күпләрнең башыннан үтә. Техник инвентарьлаштыру эшен башкарып чыкканчы әлеге хезмәтне күрсәтүче хезмәткәрләр янына – Актаныш үзәгенә әллә ничә тапкыр килергә кирәк. Өйләргә газ керткәндә, яңа йортлар, корылмалар төзегәч, аларны теркәү эшләрен башлаганда да без шул БТИ ишекләрен ачабыз.
Әмма кайбер райондашларыбызга техник инвентарьлаштыру бюросына вакытында килеп җитү шактый мәшәкать тудыра: кул астында техникасы гел булып тормый, олы кешегә ике арада йөрү дә җиңелләрдән түгел, аннан килеп, юл йөрү чыгымнары да үзен сиздерә.
Халыкның шундый мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, аларга юридик яктан дөрес юнәлеш бирү максатыннан, Такталачык авыл җирлегендә, сынау формасында, биредә яшәүчеләрне үз сораулары белән районның техник инвентарьлаштыру бюросы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Энҗе Тимирова кабул итте. Гражданнарны кабул итү Такталачык авыл җирлеге башлыгы кабинетында гамәлләштерелде.
Кабул итүгә алдан язылган такталачыклыларның сораулары техник инвентарьлаштыру һәм техник планнар эшләүгә, җир участокларын межалау, мирас рәсмиләштерү өчен һәм башка максатлардан күчемсез милек объектларына һәм транспорт средстволарына бәя алу кебек характерда иде.
Җирлек башлыгы Марс Мансуров билгеләп үткәнчә, авылларда рәсмиләштерелеп бетмәгән йортлар, ихаталар бик күп, кеше вафатыннан соң да йорт-җирнең документсыз икәне ачыкланган очраклар бар. Документлары булып та, дәүләт теркәве үтмәгән йортлар да булыштыра.
“Иң мөһиме, халыкка дөрес юнәлеш күрсәтү, шушы эшләрне башлап җибәрергә ярдәм итү зарур. Энҗе Хавил кызын шушы максаттан чакырдык. Әгәр дә әлеге башлангыч авылдашлар тарафыннан хупланса, киләчәктә БТИ, МФЦ белгечләрен үзебезгә чакыруны план нигезендә алып барырга ниятлибез”, - ди Марс Тимерхан улы.
Районның техник инвентарьлаштыру бюросы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Энҗе Тимирова үзләре күрсәтә торган хезмәтләрнең һәрчак сыйфатлы башкарыласына ышандыра. Авыллардан мөрәҗәгать итүчеләр булганда, алар клиентлар өчен уңайлы вакытта урынга барып эшләргә һәрчак әзер. Районда мондый хезмәт күрсәтү булуга сөенеп, файдаланасы гына, замандашлар!