АКТАНЫШТА ТЕАТР АЙЛЫГЫ ДӘВАМ ИТӘ: БҮГЕН ЗӨБӘЕР ХАЛЫК ТЕАТРЫ СӘХНӘ ТОТТЫ (+фоторепортаж)

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш сәхнәсенә авылны саклау, авылны яшәтү темасын колачлаган пьеса менде. Зөбәер халык театры Гата Нуруллинның «Картаямыни соң йөрәк?” дип исемләнгән ике пәрдәле комедияне район тамашачысына тәкъдим итте. Комедия жанрында булса да, кызыклы хәл-вакыйгалар артында җитәкчеләрнең авылның киләчәген кайгыртуы, кызларны читкә җибәрмичә, кияүләрен дә авылда калдыра алуы ярылып ята. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әсәр 1970-1980 нче елларда язылган.
Эштә алдынгы савымчы Заһидә исемле тол хатын-Ләйлә Хәйбрахманова, каенсеңелесе Гөлшат- Көлемсәр Хаҗипова белән авылда ныклы тормышта яши. Хуҗалык рәисе Сәлим- Хәмит Закиров,шәһәрдән колхозга булышырга килгән ике шоферны Заһидәнең йортына фатирга кертә. Өлкәнрәге Хафиз-Ленар Габидинов, хуҗа хатынны ошата, ә яшьрәге Илшат- Ришат Хаҗипов -Гөлшатны!
Вакыйгалар куерып, чишелеш алыр вакытта, ягъни, Заһидә белән Гөлшат шәһәргә кияүгә китәргә ниятләгәндә хуҗалык рәисе тормыш агымын икенче якка борып җибәрә: кияүләрне авылда төпләнергә кодалый.
        1938 нче елда беренче тапкыр спектакль куюдан башланган Зөбәер авылының театр тарихы озын гомерле. Шул еллардан бирле авыл сәхнәсеннән театр сәнгате өзелмәгән. Ә 2013 нче елдан Халык театры исемен йөртә. Җитәкче Гөлүсә Габидинова коллективның һаман да тотрыклы булуын билгеләп үтте, төп эшләреннән соң авыл артистлары (укытучы, савымчы, машина йөртүче, җыештыручы булып эшлиләр) кичен вакытларын кызганмыйча, репетицияләргә йөри, моның өчен авылдашларына олы рәхмәтен белдерде Гөлүсә ханым.
            Әлфия Авзалованың легендар “Картаямыни соң йөрәк?” җыры нәкъ әлеге пьеса өчен язылган. Спектакльне зөбәерлеләр шушы мәгънәле җыр белән тәмамладылар. Район башкарма комитетының социаль агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров барлык тамашачылар исеменнән кичке күңелле ял өчен халык театры коллективына рәхмәт әйтеп, алдагы иҗатларында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International