“Наратлы” хуҗалыгында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган авыл хуҗалыгы семинары Чалманараттан башланып китте. Ел дәвамында хуҗалык яшәешен тәэмин итүче терлекчелек тармагындагы эш барышына төп игътибар бирелде сөйләшү барышында. Күрсәткечләрнең узган елга караганда ким булу сәбәпләрен белгечләр берничә юнәлештә ассызыклап күрсәттеләр.
Савым сыерлары, симертү үгезләре, бозаулар тәрбияләнүче торакларның торышы Чалманарат фермасында ук күзгә ташланды. Тораклар берничә ел терлекләрдән ял иттерелмәгән. Җәйге айларда да агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылып, дезинфекция-агарту эшләре башкарылмаган. Металл эшләнмәләр дә тузган. Терлек азыгы сыйфаты куелган таләпләргә туры килми, юеш, туралып та бетмәгән. Азыкның тулы микъдарда балансланган булмавы терлекләрнең кан анализында чагылыш тапкан. Шунлыктан продукция бирүчәнлек тә ким. Хуҗалык тәүлегенә нибары 6460 килограмм сөт сава. Узган елга караганда ким. Энгель Нәвап улы көнлек савым күләмен 10 тоннага җиткерү бурычын куеп, терлекчелек тармагында күзәтелгән кимчелекләрне җитәкче-белгечләрнең һәр көнне эшчәнлеккә анализ ясап бармауларыннан, дигән фикерен белдерде. Моннан тыш, хуҗалыкның терлекләренең 60 процентында лейкоз авыруы. Сәламәт маллар аерып асралмаганлыктан, сыерларның – 80, таналарның 35 проценты авыру. Сәламәт терлекләрне Шәбез фермасына аерып җыярга планлаштыралар. Әле бу юнәлештә максатчан һәм зур төгәллек белән эшләгән очракта да, уңай нәтиҗәгә ирешү өчен ким дигәндә дүрт ел вакыт кирәк.
“Наратлы”да техника ремонты вакытында тәмамланган. Ике трактор, кукуруз чәчкече, бункирлар алганнар. Хуҗалыкта сугучы өч комбайн бар. Киләчәктә машина-трактор паркы территорияләрен кечерәйтү, койма белән әйләндереп алу, гараж салу һәм техника юу урыны булдыру планлаштырыла. Язгы чәчүгә әзерләнгән орлыкның 65 проценты югары репродукцияле. Ашлама да җитәрлек күләмдә туплап куелган.