3 март көнне Актаныш районы 2021 елның гыйнвар аена нәтиҗә ясады.
.jpg)
Бүген исә техникумда 31 ел дәвамында студентларны тегү серләренә төшендергән педагог Гөлүсә Фазуллина технология фәне укытучылары өчен мастер-класс күрсәтте. Педагоглар сумка тегү осталыгына өйрәнделәр.
.jpg)
Башка елларда да мәктәп укучылары арасында зур кызыксыну уяткан “Һөнәри дебют” бәйгесенең барышы белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе танышты.
.jpg)
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Актаныш районында яшәүче гүзәл затларыбыз арасында кул осталарын барлау, иң яхшы иҗат эшләрен тәкъдим итү һәм алар эшенә кызыксыну уяту, буыннардан күчеп килүче осталыкны камилләштерү, яңа алымнарны халыкка җиткерү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, бүген “Күңел хәзинәсе” дип исемләнгән күргәзмә-сату оештырылды. Күргәзмәлекләр район мәдәният йортының фойесында урын алган иде.
.jpg)
Бүген, 4 март көнне, Актаныш районы язның тәүге бәйрәмен – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте.
.jpg)
Бәйрәм тантанасына кадәр хатын-кызларыбызның һәрьяклап уңган-булганлыгын күрсәтүче “Күңелем хәзинәсе” күргәзмәсе эшләде. Татарча милли орнаментлар белән чигелгән тастымал-сөлгеләр, түбәтәй- калфаклар, рәсемле картиналар, камырдан, агачтан һәм башка материаллардан ясалган эшләнмәләр, фоамиран, изолон кебек төрле заманча синтетик материаллардан эшләнгән чәчәкләр, композицияләр- күз камашырлык, санап кына да бетерерлек түгел иде күргәзмәдәге матурлыкны. Район башлыгы Энгель Фәттахов һәр эшләнмәнең авторы белән шәхсән аралашты, сәнгать әсәрләренә тиң күргәзмәлекләрне керем чыганагы итү мөмкинлекләрен дә карарга тәкъдим итте. Инде хоббины бизнеска әйләндергән өлгер ханым-туташлар да бар районыбызда.
Салым түләүченең 3-НДФЛ декларациясен шәхси кабинет аша тапшыру – иң җиңел ысул.
Дүртенче ел рәттән Актаныш технология техникумы базасында тугызынчы сыйныф укучылары өчен “Һөнәри дебют” дип исемләнгән бәйге үткәрелә. WorldSkills - һөнәрләр чемпионатында үзен сынаган уку йорты район җирлеге мәктәпләренең егет-кызларын шул рәвешле укуларын техникумда дәвам итәргә өнди.
.jpg)
Театр сөюче Актаныш халкы кичә тагын бер комедияне тамаша кылды. Иске Байсар халык театры Рәдиф Сәгъдинең “Кияү абый” спектаклен тәкъдим итте. Татарча Санта-Барбараны хәтерләткән бу әсәрне җиңел һәм бик җайлы уйнады артистлар. Һәрхәлдә, тамашачыга шулай тоелды. Спектакль үзеннән-үзе килеп чыксын өчен артистларның рольгә тәмам кереп бетүе кирәк. Күп тапкыр репетицияләр ясалган, спектакльгә әверелгәч, авылдашларга гына түгел, күрше авыл мәдәният йортларына да барып чыгыш ясаган коллектив.
Моңарчы күрелмәгән-ишетелмәгән проект- Актанышта мәктәп укучыларын яшьтән үк бизнес белән кызыксындыра торган “Мин булачак эшмәкәр” бәйгесе игълан ителде. Бүген балалар иҗат үзәгендә булачак эшмәкәрләр район икътисадының әйдәп баручы җитәкчеләре каршында имтихан тотты.