Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбызның алдынгы хатын-кызларын хөрмәтләде(ВИДЕО)

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

         Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында хезмәтләрендә аеруча зур уңышка ирешкән гүзәл затларын хөрмәтләү тантанасы узды.

           Бәйрәм тантанасына кадәр хатын-кызларыбызның һәрьяклап уңган-булганлыгын күрсәтүче “Күңелем хәзинәсе” күргәзмәсе эшләде. Татарча милли орнаментлар белән чигелгән тастымал-сөлгеләр, түбәтәй- калфаклар, рәсемле картиналар, камырдан, агачтан һәм башка материаллардан ясалган эшләнмәләр, фоамиран, изолон кебек төрле заманча синтетик материаллардан эшләнгән чәчәкләр, композицияләр- күз камашырлык,  санап кына да бетерерлек түгел иде күргәзмәдәге матурлыкны. Район башлыгы Энгель Фәттахов һәр эшләнмәнең авторы белән шәхсән аралашты, сәнгать әсәрләренә тиң күргәзмәлекләрне керем чыганагы итү мөмкинлекләрен дә карарга тәкъдим итте. Инде хоббины бизнеска әйләндергән өлгер ханым-туташлар да бар районыбызда. Мәсәлән, Яңа Әлем авылыннан Дилбәр Хуҗинаның үз клиентлары барлыкка килгән- чигү, картиналар ясау кебек шөгыльләре янына соңгы елларда тагын берәү өстәлгән- фоамириннан төрле чәчәкләр-пион, тюльпан, умырзаялар эшли башлаган ул.  Дилбәр бик оста ханым булып чыкты- авылының данын яклап милли киемле курчаклар, сәйләннән тезгән эшләнмәләр, кулъяулыклар да Яңа Әлем күргәзмәлеген бизәде. Күргәзмәдә үк Дилбәрнең гөлләмәләрен сатып алучылар табылды, аның осталыгын белеп алган райондашлар чын чәчәкләрдән аерылгысыз гөлләрне заказ биреп тә ясатып алалар икән.

            Бәйрәмнең икенче өлеше сәхнә йолдызларының чыгышларын карау белән дәвам итте. Район мәдәният йорты сәнгатькәрләре, балаларның иҗат коллективлары хатын-кызларыбызга дәртле җыр-биюләрен бүләк итте. Югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән алдынгы хатын-кызларыбызга Энгель Фәттахов хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева “Күңелем хәзинәсе” күргәзмәсе җиңүчеләрен тәбрикләде.

         Тантаналы чара “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең яңа концерт программасын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International