Бүген тегүче һөнәренә ихтыяҗның артуы сизелә. Ни генә дисәк тә, кулыннан эш килгән кеше кием-салымны үзе тегеп, гаилә бюджетын ярыйсы гына саклап кала ала.
Район мәктәпләрендәге технология укытучылары өчен Актаныш техникумы базасында гамәлләштерелгән мастер-класс та тегүче һөнәренең “картаймавын” дәлилләде. Бүген мәктәпләрдәге технология дәресләре кызлар өчен аерым, егетләр өчен аерым укытыла. Үскәч хуҗабикә, әни булачак кызларны камыр ашлары пешерергә дә, тегәргә-чигәргә дә өйрәтә мондый төр дәресләр.
Хәзер исә мәктәп партасы артында утыручы кызлар үзләре үк тегү-чигү белән ныклап кызыксына башлады. Технология фәне буенча үткән олимпиадалар да моңа зур этәргеч булып тора. Сер түгел, матди-техник базалары тегү машиналары алырга мөмкинлек бирмәгән мәктәпләр дә бар. Әлеге четрекле мәсьәләдән дә чыгу юлын таба авыл мәктәпләре: тегү машиналарын укытучылар үзләре дә, укучылар да өйләреннән алып килеп, һөнәр үзләштерәләр, чөнки баланың өйрәнү теләге көчле. Ә аны ялгыш та басарга ярамый.
Педагогның кулы һөнәргә үрелгән укучысының осталыгын камилләштерәсе килүе табигый хәл. Шуңа күрә дә технология фәне укытучылары үзләре дә камилләшүдә. Алар Актаныш технология техникумына нәкъ менә укытучыларга мастер-класс үткәрүне сорап мөрәҗәгать иткән.
Бүген исә техникумда 31 ел дәвамында студентларны тегү серләренә төшендергән педагог Гөлүсә Фазуллина технология фәне укытучылары өчен мастер-класс күрсәтте. Педагоглар сумка тегү осталыгына өйрәнделәр.
Техникумдагы яңа башлангыч белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышты. “Район халкының һөнәри дәрәҗәдә тегәргә өйрәнүгә ихтыяҗы бар икән, аны Актаныш технология техникумы канәгатьләндерергә сәләтле. Мөрәҗәгатьләр булса, бу юнәлештә укытулар оештырыру проблема түгел!”, - диде район башлыгы.
Техникум җитәкчесе Ландыш Шәмсунова тегү буенча райондашлар өчен кыска вакытлы курслар оештыру мөмкинлеге барлыгын искәртте. Төркем тупланса, укуларны оештыру вакыты озакка сузылмаячак. Алар, билгеле, түләүле булачак, шул ук вакытта кулга яткан һөнәрне профессиональ дәрәҗәдә үзләштерү күпләр өчен яңа офыклар ачачак.