Моңарчы күрелмәгән-ишетелмәгән проект- Актанышта мәктәп укучыларын яшьтән үк бизнес белән кызыксындыра торган “Мин булачак эшмәкәр” бәйгесе игълан ителде. Бүген балалар иҗат үзәгендә булачак эшмәкәрләр район икътисадының әйдәп баручы җитәкчеләре каршында имтихан тотты.
Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, икътисад бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова, ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының Актаныш районындагы вәкиле Алмаз Нурлыев, район мәгариф идарәсе белгече Розалия Җәмилева булган комиссия һәр чыгыш ясаучыны игътибар белән тыңлап, проектны үстерү буенча киңәшләрен бирделәр.
Умартачылык, куян үрчетү, сыр ясау, җиләк үстерү, ювелир эшләнмәләр юнәлешендәге һөнәрчелек, яшелчә, җиләк җимеш үсентеләре белән сату итү һәм башка бик күп төрле эшчәнлектә укучылар инде үз-үзләрен сынап караган. Беренче тәҗрибәләр арасында бик уңышлылары да бар.
Жюри рәисе, район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева әлеге бәйгенең ноябрь аенда ук игълан ителүен билгеләп үтте. Проектта район мәктәпләренең VI-XI сыйныф укучылары үз эшләре белән катнаша ала. Бүген жюри 51 проект эшенә бәя бирәчәк. Бәйгенең приз фонды укучылар гына түгел, хәлле генә эшмәкәрләрне кызыктырырлык- Гран-при алучыга-100 мең, беренче урынга 75 мең, икенче урын алучыга 50 мең, өченче урынга 40 мең сум. Җиңүчеләр 9 март көнне тантаналы төстә бүләкләнәчәк.