8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Актаныш районында яшәүче гүзәл затларыбыз арасында кул осталарын барлау, иң яхшы иҗат эшләрен тәкъдим итү һәм алар эшенә кызыксыну уяту, буыннардан күчеп килүче осталыкны камилләштерү, яңа алымнарны халыкка җиткерү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, бүген “Күңел хәзинәсе” дип исемләнгән күргәзмә-сату оештырылды. Күргәзмәлекләр район мәдәният йортының фойесында урын алган иде.
“Күңел хәзинәсе” күргәзмәсе белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышты. Район җирлекләрендә яшәп, шушы могҗизаларны иҗат иткән гүзәл затларыбызның әлеге нәфис хезмәтенә Энгель Нәвап улы ихлас соклану белдерде. Оста куллы райондашларыбызга, үзмәшгуль булып теркәлеп, әлеге иҗат җимешләрен сату мәйданчыкларына чыгару тәкъдиме ирештерелде.
“Күңел хәзинәсе” күргәзмәсендә Актаныш районының 25 авыл җирлеге, район үзәгендәге уку-укыту учреждениеләре катнашты.
Күргәзмә белән танышып чыкканнан соң, жюри дүрт номинация буенча җиңүчеләрне атады. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.
“Милли бизәкләр” номинациясе җиңүчеләре:
I урында – Мәсәде авыл җирлегеннән Лилия Минһаҗетдинова;
II урында – Иске Байсар авыл җирлегеннән Наилә Гәрәева;
III урында – Уразай авыл җирлегеннән Нурия Саматова;
.jpg)
“Хыял һәм иҗат” номинациясе җиңүчеләре:
I урында – Теләкәй авыл җирлегеннән Илфинә Фазуллина;
II урында – Әтәс авыл җирлегеннән Энҗе Зиннурова;
III урында – Кәзкәй авыл җирлегеннән Луиза Мөхәммәтова;
“Чәчәкләр илендә” номинациясе җиңүчеләре:
I урында – 5нче санлы балалар бакчасы төркеменнән Диана Нуриева;
II урында – Актаныштагы “Азалия” чәчәк кибете
III урында –Актаныш технология техникумыннан Рәйлә Зиннурова;
“Сакчыл хуҗабикә” номинациясе җиңүчеләре:
I урында – Актанышның беренче санлы мәктәбе укытучысы Зөһрә Хәбибуллина;
II урында – АктаныЮгары Яхшый авыл җирлегеннән Дилбәр Әхәтова;
III урында – Актаныш гимназиясеннән Гүзәл Хөснетдинова;