Театр сөюче Актаныш халкы кичә тагын бер комедияне тамаша кылды. Иске Байсар халык театры Рәдиф Сәгъдинең “Кияү абый” спектаклен тәкъдим итте. Татарча Санта-Барбараны хәтерләткән бу әсәрне җиңел һәм бик җайлы уйнады артистлар. Һәрхәлдә, тамашачыга шулай тоелды. Спектакль үзеннән-үзе килеп чыксын өчен артистларның рольгә тәмам кереп бетүе кирәк. Күп тапкыр репетицияләр ясалган, спектакльгә әверелгәч, авылдашларга гына түгел, күрше авыл мәдәният йортларына да барып чыгыш ясаган коллектив.
Артистлар Актаныш тамашачысына яхшы таныш: Флүс ролендәге Марат Могълиев, Фәридә- Рәзинә Гыйздәтуллина, Фердинант-Илгиз Гыйздәтуллин, Флера-Эльмира Мурзина, Фаягөл-Фәнзилә Хәйриева, барысы да нинди генә сәхнә чара, бәйрәм булмасын, Иске Байсарның мәдәни тормышында бергә кайныйлар. Егет ролен башкарган Риназ Кәшбиев бу тәҗрибәле сәнгатькәрләр янына узган елгы спектакльне сәхнәләштергәндә килеп кушылган. Быел исә төп рольнең берсен бик матур уйнады.
Театр айлыгында бишенче булып сәхнә тотучы Иске Байсар халык театры тамашачыны бүген җырлы-көйле, музыкаль дөньяга дәште. Һәр герой сөйләп кенә түгел, җырлап та күңелендәгесен ачты. Тыпырдап та биеделәр, танго белән вальс та әйләнделәр. Спектакльгә моның өчен өстәмә баллар да куяр идем әгәр жюрида булсам мин.
Озак еллар Иске Байсар мәдәният йортын җитәкләгән Әнвәретдин Вәлиевнең якты истәлеген хөрмәтләп, озак еллар бар күңелен биреп мәдәни тормышка хезмәт итүенең дәвамчыларын күрү куандыра. Хәзер төп оештыру эшләре клуб директоры Фәнзилә Хәйриева кулында. Фәнзилә бүгенге спектакльнең режиссеры да, шулай ук Фаягөл образын янып, яндырып тудырды. Тамашачыны үткен теле, зифа буй-сыны, матур сөйләме, интонация –хәрәкәтләре белән сокландырды. Афәрин!
Иске Байсар театр коллективына халык театры исеме 1968 нче елларда бирелә. Күпмедер вакыт аралыгыннан соң халык театры исемен югалтып та тора ул. 2018 нче елда кабат Иске Байсарда сәхнә хәрәкәте җанланып китә, коллектив халык исемен кире кайтара. Алдагы төп максат- бу исемне саклау, горур йөртү, коллективны тулыландыру, яшәртү.
Спектакль тәмамлангач, барлык тамашачылар исеменнән район башкарма комитетының социаль агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров Иске Байсар халык театрына рәхмәт белдерде. Рәхмәтләрнең иң олысы-тамашачылардан булды-алкышлар артистлар өчен иң олы рәхмәт тә, бүләк тә, хөрмәт тә. Иҗатыгыз һәрвакыт алкышлы булсын!