Бүген, 4 март көнне, Актаныш районы язның тәүге бәйрәмен – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте.
Гүзәл затлар Әлфия Афзалова исемендәге мәдәният йортында хөрмәтләнде. Алар арасында җитәкчелек постларын биләүчеләр дә, укытучы-мөгаллимнәр дә, табиб-шәфкать туташлары да, савымчы-терлекчеләр дә, гомумән, төрле сферада хезмәт куючы нәфис затларыбыз бар иде. Биредә хатын-кызларыбыз өчен бәйрәм программасы әзерләгән иде – сәхнә җыр-биюдән яңгырап торды.
Залда утыручы кадерле затларга бәйрәм тәбрикләмәсен район башлыгы Энгель Фәттахов ирештерде. Энгель Нәвап улы хезмәтләре белән хөрмәт яулаган хатын-кызларга төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.
.jpg)
Бәйрәм мизгелләре балаларның җыр-биюләре белән башланып киткән булса, бүләкләү тантанасыннан соң залда утыручылар “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең өр-яңа концерт программасын тамаша кылды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Әнәк” агрофирмасы” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең “Әтәс” бүлекчәсе сыер савучысы Гыйлфанова Хәмидә Сәяф кызына “Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген оештыру, кадрлар һәм норматив-хокукый базаны тәэмин итүне камилләштерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен башкарма комитетның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең баш белгече Фазлиева Венера Феликс кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте
белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, муниципаль милек белән идарә итүне камилләштерүгә зур өлеш кертүе өчен Актаныш муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы муниципаль казна учреждениесе баш белгече Галимуллина Альбина Флүс кызы Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында сайлау кампанияләрен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив һәм нәтиҗәле эш өчен “Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен” Татарстан Республикасы Үзәк сайлау кампаниясенең мактау билгесе белән Гыйлфанова Филиза Әкрам кызы бүләкләнде.
.jpg)
Татарстан Республикасында сайлау кампанияләрен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив һәм нәтиҗәле эш өчен Шәрипова Гөлчәчәк Марс кызы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау кампаниясенең рәхмәте белән бүләкләнде.
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Актаныш муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы буенча Росреестр Баш белгеч –эксперты Низамова Зилә Рафаэль кызы;
"Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсе" дәүләт учреждениесе Актаныш районында клиентлар хезмәтенең әйдәп баручы белгече-эксперты Закирова Гадилә Мәхмүт кызы;
Актаныш авылы “7 нче санлы балалар бакчасы”ның беренче квалификацион категорияле тәрбияче Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы;
.jpg)
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
“Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе социаль хезмәткәре Хабирова Гөлназ Хәмзә кызы;
“Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Хуҗакаева Гөлназ Ринат кызы;
“Газстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте штукатур буяучысы Шакирова Әлфира Васыйл кызы;
“Балалар иҗат үзәге”нең өстәмә белем бирү укытучысы Шәрипова Илсөяр Заһит кызы;
.jpg)