Дүртенче ел рәттән Актаныш технология техникумы базасында тугызынчы сыйныф укучылары өчен “Һөнәри дебют” дип исемләнгән бәйге үткәрелә. WorldSkills - һөнәрләр чемпионатында үзен сынаган уку йорты район җирлеге мәктәпләренең егет-кызларын шул рәвешле укуларын техникумда дәвам итәргә өнди.
Өч көнгә сузылачак дебютның беренче көнендә егет -кызлар пешекче һәм эретеп ябыштыру эше компетенцияләре буенча осталыкларын күрсәтсә, 3 март көнне һөнәри дебют мәйданы төзүчеләр һәм бухгалтер эше компетенциясе буенча катнашучы укучылар хозурында булды. 4 мартта техникум авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм электромонтер компетенциясе буенча иң-иңнәрне ачыклаячак.
Өч көн дәвамында техникум 25 мәктәпнең йөз иллегә якын укучысына эшче һөнәрләрнең серләрен ачар дип көтелә.
Бүгенге көндә ресурс үзәк статусы йөртүче техникум 8 юнәлеш буенча студентларга белем һәм күнекмәләр бирә. Тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгы машиналарын механикалаштыручы, гомуми туклану продукциясе технологы, хисапчы, электрик, кондитер, ветеринар һөнәрләренә ихтыяҗ беркайчан да кимеми.
- Актаныш технология техникумында үзләштергән һөнәрләр беркайчан да юкка чыкмаячак. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы районында, - диде бу уңыйдан техникум җитәкчесе Ландыш Шәмсунова да.
Чара рәсми төстә ачылганнан соң, укучылар, өч төркемгә бүленеп, бәйге шартлары буенча билгеләнгән биремнәрне үтәргә таралдылар.
Бухгалтер исәбе компетенциясендә катнашучылар махсус программада хисап буенча гамәли эш башкарса, техникум өчен әле яңа һөнәр булган төзүче компетенциясендәге егетләр үзләрен чын төзүчеләр итеп хис итте. Кирпеч стена да өеп карады алар, штукартур эше белән дә шөгыльләнделәр. Укучыларның башкарган эшләренә бәяне махсус комиссия вәкилләре бирәчәк. Сүз уңаеннан, яңа уку елында Актаныш техникумы нәкъ менә төзүче һөнәренә өйрәтә башлаячак. Бу нисбәттән уку йортында заманча база сафка басып килә.