ЯЗ НУРЫ КҮЗЛӘРЕНДӘ: РАЙОНДАШЫБЫЗ НӘҖИРӘ ЯЛАЛОВАГА 90 ЯШЬ!

2021 елның 6 марты, шимбә

            Тәкмәк авылында яшәүче Нәҗирә Минаҗетдин кызы Ялаловага бүген, 6 март көнне 90 яшь тулды. Кышкылыкка Актаныш авылында яшәүче энесенең кызы Розалия Имамразыева гаиләсенә яшәргә килә Нәҗирә апа. Юбилей бәйрәмен дә Актанышта каршылады ак әби. Өйнең түрендә, елмаеп, балкып каршылады ул кунакларны.

             Ап-яулыктан, тыйнак та, матур да Нәҗирә Минаҗетдин кызын район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева бәйрәме белән котлап чәчәк гөлләмәләре тапшырды.  Россия президенты Владимир Путинның тәбрикнамәсен һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатын, күчтәнәчләрен кабул итеп алган Нәҗирә апаның мондый игътибардан күңелләре тулды. Усы авылында туа ул, сугыш чоры баласы бер эштән дә курыкмый,  хуҗалыкта алны-ялны белми намуслы хезмәт куя. Эш дия-дия яшьлек еллары узып та китә. Насыйп ярын да олыгаеп кына таба, 42 яшендә Тәкмәк авылында яшәүче тол иргә кияүгә чыгып, ятим калган ике ир балага ана назы бүләк иткән, тәрбияләп үстергән олы җанлы хатын-кыз ул Нәҗирә апа!

         Бүген туганы Розалия гаиләсендә кадердә, хөрмәттә яши. Сәламәтлеге инде олыларча, колагы ишетми, күпчелек язып аңлашалар. Шулай булса да күтәренке күңелле, ягымлы, мәхәббәтле әле ул. Күрәсең, язның иң матур, кояшлы бәйрәме- 8 март, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тууы холкына гүзәл сыйфатлар гына өстәгән аның.

           Хөрмәтле Нәҗирә Минаҗетдин кызы!

Юбилей бәйрәмегез котлы булсын! Ил алдындагы риясыз хезмәтегез күз алдында, сезнең кебек бик күп тыл хезмәтчәннәре тырышлыгы белән сугыштан соңгы яралар төзәлә, басу-кырларда мул уңыш үсә, терлекчелек алга китә, авыл хуҗалыгы- колхозлар аякка баса. Сау-сәламәт булыгыз, авырмагыз, киләчәк көннәрегез бәхет-шатлыкларга бай булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International