ТЕХНИКУМ БАЗАСЫНДА - “ҺӨНӘРИ ДЕБЮТ” БӘЙГЕСЕ: Мәктәп укучылары осталык чарлый

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

 Актаныш технология техникумы базасында “Һөнәри дебют” бәйгесе дәвам итә. Бүген район мәктәпләренең  тугызынчы сыйныф укучылары үз осталыкларын  авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм электромонтер компетенцияләре буенча сыный.

Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү техникумның укыту системасында төп юнәлешләрнең берсе. Техникумның матди-техник базасы әлеге һөнәр буенча белем алуга йөз тоткан студентлар өчен тулы мөмкинлекләр бирергә сәләтле.  Гамәли күнекмәләрне дә  булачак һөнәр ияләре  уку йорты базасында ала, практиканы исә алар район хуҗалыкларында дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы районы буларак, Актаныш техникумы бүген шушы юнәлештә хезмәт кадрларын әзерләүне алмаксат итеп куя. Урта һөнәри белем алу турындагы дипломга ия булган студентлар, нигездә, үзебездә эш урыннары белән тәэмин ителә. Татарстанның югары уку йортлары белән төзелгән килешүләр исә аларга югары белем алырга мөмкинлек бирә.

“Һөнәри дебют” бәйгесендә катнашучы укучылар ике компетенция буенча да зур кызыксыну күрсәтте. Бәйге шарты буенча билгеләнгән биремнәрне дә алар бик теләп башкарды. Техникум гамәлгә куйган әлеге бәйгенең тагын бер уңай ягы – катнашучылар техникум тормышын читтән генә күзәтеп калмый, ә студент тормышында “кайный”. Уку йортының матди-техник базасын үз күзләре белән күрәләр, биредәге заманча технологияләрдә эшләп карыйлар. Бу инде бүген мәктәп партасы артында утырган булачак студентларга һөнәр сайлаганда зур ярдәм булып тора.

Өч көн дәвам иткән ярыш бүген үзенең финиш ноктасына килеп җитте. 6 компетенция буенча нәтиҗәләр ясалып, язгы каникул чорында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Быел тугызынчы сыйныфны төгәлләячәк егет-кызларыбыз киләсе уку елын ресурс үзәк  статусына ия Актаныш технология техникумында каршы алыр дигән ныклы ышаныч бирә мондый һөнәри бәйгеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International