КФУ укытучылары Актаныш гимназиясенең 7-8 сыйныф укучылары өчен Туган як тарихы һәм географиясе буенча интеллектуаль уен-укыту үткәрде. Кызыклы биремнәрдә актив катнашып, үз фикерләрен кыю яклаган һәм дәлилләгән командаларга дипломнар тапшырылды.
КФУ ректоры Илшат Гафуров Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән танышты, укытучылар белән очрашып,
балаларга инглиз теле һәм цифрлы технологияләрне укытудагы эш тәҗрибәсен өйрәнде.
Актаныш шахмат мәктәбендә КФУ ректоры Илшат Гафуров призына шахмат турниры.
Килешү, тантаналы шартларда, Казан(Идел буе) Федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Рәфкать улы Гафуров Актанышка эшлекле сәфәр белән килгәч төзелде. Әлеге килешү Актаныш техникумының югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлек итүе барышындагы бишенче килешүе. Актаныш техникумы студентлары хәзер КФУның Чаллы институтында инженерия юнәлешендә дистанцион рәвештә укый ала.
Актаныш район Советының киңәшмәләр залында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов һәм район мәктәпләре директорлары катнашында КФУның Яр Чаллы институты ректоры Мәхмүт Ганиев һәм Актаныш технологик техникумы директоры Ландыш Шәмсунова үзара хезмәттәшлек килешүенә имзалар куйдылар.
Ике ел дәвамында Казан Федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры, социаль фәннәр кандидаты Алишев Тимирхан Булат улы hәм IT лицей директоры Мухаметов Илдар Ренат улы җитәкчелегендә районыбызның белем бирү оешмалары директорларына һәм аларның
урынбасарларына "Хәзерге шартларда белем сыйфаты белән идарә итү" темасына укыту оештырылган иде. Укулар Мәскәү шәһәре икътисад Югары мәктәп лидерлык үстерү үзәге директоры, психология фәннәре кандидаты, доцент Сергоманов Павел Аркадьевич, Казан федераль университетының мөгаллимнәре белән бергәлектә алып барылды. Уку барышында мәктәп директорлары белән тренинглар, аcсесмент үткәрелде. Шулай ук республиканың алдынгы белем бирү оешмаларының эш тәҗрибәләре өйрәнелде. Уку ахырында hәр мәктәп директоры проект эше яклады, уку нәтиҗәләре буенча рейтинг булдырылды.
Бүген – Актанышка эш сәфәре кысаларында Илшат Рәфкать улы Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә проект эшләре белән таныштылар.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Актаныш мәктәпләренең X-XI сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашты. Илшат Гафуров университетка укырга керү, студентларның чит илдә гамәли практика узу мөмкинлекләре һәм башка яңалыклар белән таныштырды. Укучылар ректорга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона туры Актанышта узды.
“СОЗВЕЗДИЕ- ЙОЛДЫЗЛЫК”- 2021 НЧЕ ЕЛДА 21 НЧЕ ТАПКЫР: Актанышта узган Гала-концерт(+ВИДЕО)
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы.