Ике ел дәвамында Казан Федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры, социаль фәннәр кандидаты Алишев Тимирхан Булат улы hәм IT лицей директоры Мухаметов Илдар Ренат улы җитәкчелегендә районыбызның белем бирү оешмалары директорларына һәм аларның
урынбасарларына "Хәзерге шартларда белем сыйфаты белән идарә итү" темасына укыту оештырылган иде. Укулар Мәскәү шәһәре икътисад Югары мәктәп лидерлык үстерү үзәге директоры, психология фәннәре кандидаты, доцент Сергоманов Павел Аркадьевич, Казан федераль университетының мөгаллимнәре белән бергәлектә алып барылды. Уку барышында мәктәп директорлары белән тренинглар, аcсесмент үткәрелде. Шулай ук республиканың алдынгы белем бирү оешмаларының эш тәҗрибәләре өйрәнелде. Уку ахырында hәр мәктәп директоры проект эше яклады, уку нәтиҗәләре буенча рейтинг булдырылды.
Бүген – Актанышка эш сәфәре кысаларында Илшат Рәфкать улы Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә проект эшләре белән таныштылар.
Илшат Гафуровны, КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишевны, КФУның Яр Чаллы институты ректоры Мәхмүт Ганиевны район мәдәният йортында, иң элек, Актанышның бренды – чәкчәк белән каршы алдылар. Илшат Рәфкать улы Актаныш гимназиясе, Актаныш кадет мәктәбе, Актанышның 1 нче һәм 2 нче, Мари Суыксу мәктәпләре, Актаныш технологик техникумы директорының проект эшләре белән танышканнан соң, әлеге эшләрнең заманча цифрлы югарылыкта үстерелеше белән кызыксынды, укучылар һәм укытучылар өчен КФУ мөгаллимнәре белән ачык-дистанцион дәресләр дә үткәрергә тәкъдим итте.
Проект эшләрен яклау белән бер үк вакытта, мәктәпләрдә Казан (Идел буе) федераль университеты мөгаллимнәре онлайн-дәресләр, мәдәният йортының тантаналар залында яшь укытучылар белән осталык дәресләре үткәрделәр. Илшат Гафуров район мәдәният йортында Актаныш мәктәпләренең югары сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашты. КФУга укырга керү, төрле юнәлешләр буенча белем алудагы үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.